02.10.2026 Экология
Мамадышның «Албай» аучылык хуҗалыгында аю атканнар
Аюга кагылу озак еллар тыелган иде. Моңа кадәр «Кызыл китап»ка кертелгән ерткычны быелдан ауларга рөхсәт бирелде. Сәбәбе – аларның саны артып китү.
Татарстанда ике район – Мамадыш һәм Балык Бистәсендә җәмгысы җиде аюны атарга рөхсәт бар. Мамадыштагы урман хуҗасы беренчесе иде. Гомумән алганда, республика урманнарында 90–100 аю исәпләнә.
Фото: «Албай» аучылык хуҗалыгы