|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
02.10.2026 Җәмгыять
Бүген Татарстанда нинди һава торышы көтелә?Бүген, 2 октябрьдә, Татарстанда көнчыгыш циклоны йогынтысында һава шартлары начарая, температура фонның кимүе дәвам итә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә. Республикада аязучан болытлы һава торышы булачак. Казаннан тыш, кайбер урыннарда яңгыр һәм җепшек кар рәвешендә бераз явым-төшем көтелә. Төньяк-көнбатыштан һәм төньяктан секундына 6-11 метр тизлектә искән җилнең тизлеге көндезге сәгатьләрдә – 15-18 метрга, ТР башкаласында 15 метрга кадәр көчәя. Көндезге сәгатьләрдә төбәктә һава +3..+8 градуска кадәр җылыначак. Казанда термометрның терекөмеш баганасы +6..+8 градуска кадәр күтәрелә.
--- |
Иң күп укылган
|