|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
01.10.2026 Җәмгыять
«Күз тию буш сүз түгел ул...»«Табиблар җиңә алмаган авырулар да бар бит...» Кызыма 8 ай булганда, температура белән дәваханәгә эләктек. Кызым моңа хәтле бер дә еламый иде. Ә температура булгач, елый да, елый. Ә кичке 6ларда туктамыйча йөткерә, карлыга ук башлады. Кичке 11ләргә кадәр шулай газапландык. Бүлмәдә 3–4 хатын кечкенә балалары белән. Без аларга йокы бирмибез дип, үзем килешсезләнәм. Барып, башка бүлмәгә күчерүләрен сорыйм дисәм, хатыннар җибәрмиләр. Кызымның шулай туктамыйча елап, йөткергәне өчен өенә кайткан врачны алып килделәр. Ул да берни эшләтә алмыйча, өенә кайтып киткән. Әгәр тагын бер сәгать шулай булса, венасына укол куярга кушкан. Кызганычка, нинди укол икәнен дә сорамадым, ул чакта барысына да риза идем. Бүлмәдә яткан бер хатын миңа әкренләп күз тию, әбисенең аны ничек бетерүе, өшкерүе турында сөйләде. Мин кинәт сикереп торып: «Әйдәгез, сез өйрәтегез, бергә эшләп карыйк», — дидем. Әгәр ярдәм итмәсә, төнгә карамыйча, тормыш иптәшемә шалтыратып, кызыбызны шул әбигә алып барырга дип уйлап та куйдым. Динара минем кызымны кулына алды, ә кызым карлыга-карлыга елады, хәле беткән, тавышы да чак чыга иде. Миңа савытка су алырга кушты. Шул су белән Бисмилләһне әйтә-әйтә, мин әле «Фатиха» сүрәсен дә укып, тәрәзәне, тоткасын, ишекне, аннары кызымның битен, кул-аякларын сыпырып, шул суны урамга алып чыгып: «Кайдан килгән — шунда кит!» — дип чәчеп, артка әйләнмичә генә бүлмәгә килеп кердем дә, кранны ачып савытны юып, кызыма әйләнгән идем. Кызым Динараның иңбашына башын салып йоклап та китте. Һәм ул иртәгә кадәр уянмыйча йоклады. Ә Динара белән без иртәгә кадәр сөйләшеп чыктык. Минем аңа рәхмәтем бик зур иде. Тормыш иптәшем килгәч, мин аңа хәлне Динарага сөйләргә куштым. Чөнки ул ырым-шырымнарга, андый хәлләргә ышана торган кеше түгел иде. Шуннан соң ул безне шул әбигә алып барды. Ул чакта улыбызның кулларына, авыз янына бик күп сөялләр чыккан иде. Берни мазь ярдәм итмәде. Әби шул сөялләр өстендә озын җепне төйнәп, укынып, төеннәр төйнәде. Аннары ул җепне безгә юл чатына ташларга кушты. Берничә көннән улыбызның тәнендәге сөялләр юкка чыкты. Шуның өчен күз тиюгә мин ышанам, аның барлыгы турында Коръәндә дә әйтелә. Хәзер инде берәрсе чирләсә дә, мин иң беренче өшкертергә кирәклеген, аннары врачларга барып дәваланырга киңәш итәргә тырышам. 3 ел элек апамны да шулай үлем тырнагыннан коткарып калдык дип ышанам. Озак кына температурасы төшмәде. Көн саен 38, 39га күтәрелде. Дәваханәдә көчләре җитмәде. Соңыннан без «здравоохранение»гә шалтырата башлагач, реанимациядә куя торган дарулар куйдылар. Ләкин җиңә алмадылар. Сораша-сораша, мин бер хәзрәткә чыктым. Аны чакырып, ул укыгач, кичен өшкерелгән суны апама алып бардык. Иртәсе апамның температурасы төште. 9 көннән апам сау-сәламәт булып хастаханәдән чыкты. Әлхәмдулиуллаһ. Бу хәл дә бик кызык хәл. Кызык дип тапсагыз, тәфсилләп язармын да әле. Хәзрәтнең ничек кешеләрне дәвалавы да чын хәл. Авыр депрессиядән бер кабат укып кына чыгара. Аңа да бик рәхмәтлебез. Һәркемгә исәнлек-саулык телим. Чыганак: "Кызыл таң".
--- |
Иң күп укылган
|