|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
30.09.2026 Җәмгыять
Фахишә чакыртырга уйлаган, тик төнге күбәләк килмәгәнНефтекама полициясенә 28 яшьлек ир-ат мөрәҗәгать иткән. Ул интернет челтәрендә эскорт-хезмәтләр рекламасына юлыккан. Сылтама буенча күчкәч, ул махсуслаштырылган сайтка эләккән һәм фотография буенча үзнә ошаган гүзәлкәйне сайлаган. Аны кунакка бәяне алдан түләгәннән соң – банк картасыннан акча күчергәннән соң гына чакырырга мөмкин булган. Тик яшь ир-атның кулакчасы гына булган һәм ул беркемне дә чакырта алмаган. Шушы урында, бәлки, бу хәл тәмамланыр да иде. Әмма берникадәр вакыттан соң яшь ир-атка “оешма”ның хуҗасы шалтыраткан да, аның сайтка керүе аркасында система блоклануын хәбәр иткән. Имеш, сайтны яңадан эшләтеп җибәрер өчен ир-ат 35 мең сум акча түләргә тиеш булган. Беркатлы ир-ат аферистлар әйткән сумманы күчергән. Сайт хуҗасының таләпләре туктамагач, ул мошенниклар корбаны булуын аңлаган. Чыганак: bashinform.ru
Әлфия Шакирҗанова |
Иң күп укылган
|