|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
30.09.2026 Хәвеф-хәтәр
Мәктәп автобусы һәлакәткә тарыганАвария нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган, дип хәбәр итә "Кызыл таң". Уфа - Чишмә - Кыргыз Миякә трассасында ВАЗ-2112 җиңел автомобиле белән мәктәп автобусы бәрелешү нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган. Авария кичә юлның 14нче километрында теркәлгән.
Беренчел мәгълүматлар буенча, ВАЗ-2112 йөртүчесе Чишмә бистәсеннән Уфага таба барган һәм каршы яктан килгән, бу вакытта сулга борылып маташкан мәктәп автобусы белән бәрелешкән. Җиңел машина йөртүчесе һәм аның пассажиры һәлакәт урынында үлгән.
ДАИ мәгълүматы буенча, мәктәп автобусында 21 бала һәм бер олы кеше булган. Аларның берсе дә зыян күрмәгән.
--- |
Иң күп укылган
|