29.09.2026 Фаҗига
Яшьләр яши дә алмый үлә
Мәләвездә 23 яшьлек "Лада" йөртүчесе баганага барып бәрелгән.
Кичә иртәнге сәгать 6 тирәсендә Мәләвездә Ленин урамында 23 яшьлек «Лада Веста» йөртүчесе идарә итүне башкара алмыйча баганага килеп бәрелә.
Алынган җәрәхәтләрдән ул ашыгыч ярдәм килгәнче урында ук вафат була, аның 33 яшьлек пассажиры авыр җәрәхәтләр белән хастаханәгә китерелә.
Тикшерү бара.
.png)
Лиана Ханмурзина
Өмет
№ --- | 29.09.2026