|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.12.2011 Җәмгыять
Айгөл Бәдретдинова: "Тапшыру мине үзе сайлады"Телевизор экранына кояштай балкып килеп кергән Айгөл Бәдретдинованы яшьләр дә, олылар да тиз арада яратып өлгерде. “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалы аша көн саен миллионлаган тамашачыны һава торышы белән таныштыра ул. Республикада яңгыр яуса да, буран булса да, Айгөлнең күңелендә һәрвакыт яз. Менә шул күтәренке кәефне телевизор караучыларга да җиткерә белергә кирәк. Бер ел эчендә алып баручының тормышы кайсы якка үзгәргән? Бу хакта Айгөлнең үзеннән сораштырдым. – Айгөл, син телевидениегә ничек эләктең?
– Очраклы дисәм, дөрес булмас. Университетка укырга кергәндә үк, радио яки телевидениедә эшләү теләге бар иде. Белгечлегем “телевидение журналистикасы” булганга, практиканы “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясендә уздым. “Хәерле иртә!” тапшыруында хәбәрче эшен өйрәнеп, үзем дә төшерүләргә чыгып йөри башладым.
– Ни өчен “һава торышы”н сайладың?
– Ул мине үзе сайлады дияргә була. Дусларым: “Сиңа һава торышын алып бару килешер иде”, – дип шаяртып куйган чакларда да, моны җитди кабул итмәгән идем, югыйсә. Телевидениедә эшләвем җәйге практика маҗаралары белән генә истә калыр, дип уйлап йөргән көннәрдә, миңа “Хәерле иртә!” тапшыруының иртәнге эфирында һава торышы хакында сөйләргә тәкъдим иттеләр. Үз көчемне сынап карадым. Шул ук елны “Һава торышы” тапшыруына штатка алдылар.
– Гадәттә Казанда туып-үскән яшьләр татар телен камил белми. Син кайсы мәктәптә укыдың?
– Камил сөйләшер өчен, телне гел чарлап торырга кирәк шул. Мин 49 нчы мәктәпне тәмамладым. Урыс мәктәбе ул. Ләкин гаиләдә гел татарча аралашабыз. Әнием кибеттә сатучы булып эшли. Әтием – төзүче. Бертуган абыем да төзүче һөнәрен сайлады. Нәселебездә мәдәният-сәнгать әһелләре булмаса да, барыбыз да татарча китаплар укыйбыз, татар тапшыруларын яратып карыйбыз. Мәктәп музеенда ике телдә экскурсия алып бара идем. Татар теле укытучысы төрле олимпиада, конкурсларда катнашырга өндәп, туган телгә, әдәбиятка мәхәббәт уята белде. Шуңа күрә КФУның журналистика һәм социология факультетына укырга кергәндә дә, татар журналистикасына өстенлек бирдем.
– Айгөл, телевидение «кухнясын» белмәгән тамашачылар синең эшең бер-ике минутлык әзер текстны уку белән чикләнә дип уйлыйлар. Бу, чыннан да, шулаймы?
– Юк. Мин бит әле “Хәерле иртә!” тапшыруына сюжетлар да әзерлим. Төшерү яки монтажга йөгерәсе булганга, “Һава торышы”нда мөмкин кадәр тиз язылырга тырышам. Мәгълүматны гидрометеорология үзәгеннән алып, үзем текст язам һәм редактор белән киңәшләшәм. Реклама текстлары күп булмаса, әзерләнү өчен бер-ике сәгать вакыт та җитә. Иң мөһиме: күңелле! “Һава торышы”ндагы эшем – минем өчен ял ул.
– Күпләрне кызыксындыра торган тагын бер сорау: эфирга чыкканда киемнәрне үзең сайлыйсыңмы?
– Үзем сайлыйм. Киемнәр дә үземнеке.
– Коллективта өлкәннәр дә, яшьләр дә эшли. Уртак телне ничек табасыз?
– Безнең редакциядә яшь аермасы сизелми. Өлкәннәр консерватив түгел, заманча фикерли белә торган шәхесләр. Без дә аларның профессионал киңәшләренә колак салып, күп очракта алардан үрнәк алып эшлибез. Коллектив чын мәгънәсендә бердәм. Минем беркайчан да “яшьләр – яшьләр белән, олылар – аерым” кебек бүленешне күргәнем юк. Шуңа эшкә баруы да рәхәт. Яңалыкларны уртаклашып, бер-беребезгә ярдәм итеп торабыз.
– Үзеңне яхшы формада тоту өчен нәрсәләр эшлисең? Спорт белән шөгыльләнәсеңме?
– Махсус нәрсәдер эшләмим. Спортны балачактан ук яраттым. Волейбол, акробатика, гимнастика, бию түгәрәкләренә йөрдем. Иң мөһиме – хәрәкәт һәм уңай эмоцияләр. Калганы – буш вакытка карап.
– Телевидениедә эшләү дәверендә үзеңдә нинди үзгәрешләр булды?
– Вак-төяк мәшәкатьләргә игътибар итмәскә, сынаулар алдында югалып калмаска өйрәндем. Эш теләсә нинди депрессиядән коткара ала. Телевидение бинасына аяк атлап керү белән җылы атмосфера тоясың. Җаваплылык хисе артты: телекомпаниянең 14 миллионнан артык аудиториясе бар. Шуңа күрә җитештергән продуктның сыйфатлы булуы мөһим. Ә бу исә һәр хезмәткәрнең тырышлыгыннан тора. Җаваплылык белән бергә үземә таләпләр дә артты.
– Тормышыңны тулысынча телевидение белән бәйләргә уйлыйсыңмы? Алдыңа нинди максатлар куеп яшисең?
– Алдан кычкырган күкенең башы авырта, диләр. Мин әлеге халәтемнән канәгать һәм эшемне төгәл һәм сыйфатлы итеп башкарырга тырышам. Телевидение – минем холкыма, табигатемә туры килә. Камераны, микрофонны, коллективны, тамашачымны яратам. Максатларга килгәндә: алар күп инде, үзгәреп тә тора. Минемчә, һәр яңа көнгә сөенеп, бүгенге шатлыклы мизгелләрнең рәхәтен тоеп яшәргә кирәк.
– Уңышлар сиңа, Айгөл!
– Рәхмәт.
Алмаз ГАФИЯТОВ |
Иң күп укылган
|