поиск новостей
Көн мәзәге
  • Nokia телефоны календаренә ышансаң, ахырзаман 2087 елны булачак.

Бүген кемнәр туган
  • 12 Октябрь
  • • Искәндәр Биктаһиров (1951-2023) - җырчы
  • • Равия Абдуллина - галим
  • • Тәлгать Таҗетдин - дин әһеле
  • • Фидан Гафаров (1947-2025) - җырчы
  • • Илдус Илдарханов - журналист
  • • Гарифҗан Мөхәммәтшин - шагыйрь
  • • Дмитрий Второв - журналист
  • • Наил Мәһдиев - дәүләт эшлеклесе
  • Казан шэхэре , Авиатозелеш районында , Тэцевский урамындагы яна комплекста, бер булмэле фатирга тэртипле гаилэ эзлибез. Шалтыратыгыз 89297292910 Римма
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
Архив
 
29.09.2026 Сәясәт

Илдар Хөҗҗәтов Иннополис мэры итеп сайланды

Иннополисның яңа составтагы депутатлар Советының беренче утырышында шәһәр башлыгын сайладылар. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча әлеге вазифага Илдар Хөҗҗәтов билгеләнде. 2025 елның 5 декабреннән ул Иннополис башлыгы вәкаләтләрен башкарды, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе.

Илдар Хөҗҗәтов - «Иннополис» махсус икътисади зонасы экспертлар советы әгъзасы, шулай ук Татарстан Республикасы Рәисенең Кадрлар резервында да катнаша. Ул шәһәргә нигез салынган көннән алып Иннополисны үстерү юнәлешендә эшли: 2015 елда белгеч һәм проектлар координаторы булса, соңрак Башкарма комитетны җитәкли. 2025 елда «Мэрлар мәктәбе»н тәмамлый.

«Илдар Хөҗҗәтов 2015 елдан бирле Иннополис командасында эшли һәм шәһәр белән бергә озын юл узды. Ул Иннополисны һәм аның кешеләрен яхшы белә, чөнки бу еллар дәвамында аны үстерүдә турыдан-туры катнашты. Бүген шәһәр үсүен дәвам итә, алда - яңа этап. Илдар Равил улы Иннополисны эзлекле рәвештә үстерүне дәвам итәр –технологик компанияләр һәм белгечләр өчен уңайлы шартлар тудырыр, дип ышанам», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов.

Иннополис үсешенең өстенлекле юнәлешләре арасында технологик бизнес өчен мәйданчыклар, шәһәр мохитен һәм фәнни-популяр туризмны үстерүне атап үтәргә мөмкин.

2025 ел ахырында Иннополиста эшләүчеләр өчен социаль ипотека программасы эшли башлады. Хәзер анда катнашу өчен 100дән артык гариза бар. 2027 елга планлаштырылган йортларны төзү өчен территорияне планлаштыру проекты әзерләнә. Программада катнашучыларның еллык 7 процент ставка белән торак сатып алу мөмкинлеге бар.

Торак төзелеше белән бергә эш урыннары саны да артачак. Н.И.Лобачевский исемендәге технопаркта Россиядәге зур бер банкның ИТ-бүлекчәсе офисын ачу күздә тотыла.

«Иннополис» махсус икътисади зонасы технологик компанияләр өчен инфраструктураны үстерүне дәвам итәчәк. 2027 елда югары технологияле производстволар өчен «ИнноПарк 2.0» ачу ниятләнә. Беренче ИнноПарк 2022 елда ачылган иде һәм ул хәзер тулысынча тулган: 23 компания анда робототехника, пилотсыз очкычлар, электрон җиһазлар һәм электроника юнәлешендәге проектларны үстерә.

Үсешнең тагын бер юнәлеше – фәнни-популяр туризм. Иннополиста «Фәнни сукмак» проектлаштырыла: 12 интерактив объекттан торган маршрут шәһәрне чолгап алган мохит аша физик, математик, экологик һәм инженерлык күренешләрне аңлатачак.

---
Татар-информ
№ --- | 29.09.2026
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы