|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
29.09.2026 Киңәш-табыш
Яңгырлар һәм кыраулар: атнаның икенче яртысында һава торышы үзгәрәТатарстанга үтеп кергән тотрыклы антициклон нәтиҗәсендә явым-төшемсез, нормадан 6-7 градуска югарырак һава температурасы күзәтелә. Якындагы көннәрдә һава торышы үзгәрмәячәк. Явым-төшем көтелми, әмма салкынайта башлаячак. Бүген көндез термометрның терекөмеш баганасы +17...+22 градуска кадәр күтәрелә. Төнлә +1...+6, көнбатыш районнарда +12 градуска кадәр. Иртәгә – 30 сентябрьдә көндезге сәгатьләрдә +15...+20 градус булачак. Төнлә 0...+5 градус. Урыны белән -2 градус, кырау төшәргә мөмкин. Атнаның икенче яртысында һава торышы үзгәрә. Пәнҗешәмбе – 1 октябрьдә көндез урыны белән аз гына яңгыр явып үтәчәк, һава температурасы +12...+17 градус чикләрендә тирбәләчәк. Төнлә +1...+6, көнбатыш районнарда +10 градуска кадәр. Гидрометеоүзәкнең башлангыч фаразына караганда, җомга – 2 октябрьдә һәм ялларда – 3-4 октябрьдә төбәккә бик салкын һава үтеп керәчәк. Көндез +4...+9 градустан артмаячак. Төнлә 0 градустан түбән төшәчәк. Урыны белән аз гына яңгырлар явып үтәргә мөмкин.
--- |
Иң күп укылган
|