|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
29.09.2026 Авыл
Татарстанда «Осталар шәһәре» авыл хуҗалыгы продукциясенең һәм техник иҗат әйберләренең күргәзмә-ярминкәсе узды26 сентябрьдә «Казан» агросәнәгать паркында «Осталар шәһәре» исеме астында республика авыл хуҗалыгы продукциясенең һәм техник иҗат әйберләренең күргәзмә-ярминкәсе узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов булды. Ярминкәдә Татарстан Республикасының 42 муниципаль районы, 63 һөнәри белем бирү оешмасы, шулай ук 230 мәктәп вәкилләре катнашты. Рөстәм Миңнеханов сатучылар һәм сатып алучылар белән аралашты, китерелгән товарларның ассортиментын бәяләде. Казанга 70 тоннага якын яшелчә һәм җиләк-җимеш, 50 тоннага якын бөртекле культуралар, 2,5 мең банкадан артык консервалар, шулай ук 1,5 мең декоратив-кул иҗаты әйберләре, 1,1 мең тегелгән әйберләр, меңнән артык агач һәм 850 металл эшләнмәләре һәм башкалар китерелгән. “Эшче белгечлекләре, аграр һәм инженер белгечлекләре белән кызыксынуның артуын күрү сөендерә. Нәкъ менә хезмәт кешеләре Татарстан икътисадының һәм иминлегенең нигезен тәшкил итәләр. Безнең студентларның иң югары стандартларга туры килә торган шартларда укулары бик мөһим. Соңгы елларда 150дән артык уку корпусы һәм тулай тораклар тәртипкә китерелде, заманча җайланмалар сатып алынды”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Республикада Казан шәһәрендә 14 мәйданчыкта, Чаллыда һәм Зеленодольск районыда 2шәр мәйданчыкта, Түбән Камада 3 мәйданчыкта узган өч ярминкә атнасы йомгаклары буенча 3231,3 млн сумлык продукция сатылган. 2025 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, ихтыяҗ зур булган позицияләр буенча уңай динамика күзәтелә. Сыер ите 9,7%ка арткан һәм 136,7 тонна булган, кош-корт ите 6,1%ка күбрәк, кәбестә 12,4%ка арткан, үлчәүле сөт 8,7%ка күбрәк. Шулай ук кишер, чөгендер, башка яшелчәләр, казылык әйберләре, карабодай, сыр һәм көнбагыш мае да күбрәк китерелгән. Гомумән алганда, ярминкә сәүдәсенең беренче өч атнасы нәтиҗәләре халыкның тотрыклы ихтыяҗын һәм товар белән тәэмин итүчеләрнең сатып алучылар ихтыяҗына оператив җавап бирүен күрсәтә. Көндәлек кирәкле продуктларга - шикәргә, онга һәм йомыркаларга күбрәк игътибар бирелә, ярминкәгә аларны китерү күләмнәре факттагы ихтыяҗны исәпкә алып төзәтелә. Өч атна эчендә 186,5 тонна шикәр, 120,2 тонна он, 396 мең данә йомырка ккитерелгән.
--- |
Иң күп укылган
|