29.09.2026 Хәвеф-хәтәр
Казан үзәгендә Voyah Free автомобиле бетон киртәгә бәрелгән, дүрт кеше зыян күргән
Казан үзәгендә юл-транспорт һәлакәте булган, анда дүрт кеше зыян күргән. «Татар-информ»га шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, авария Агрономия урамындагы 7 нче йорт янында булган.
Voyah Free автомобилен йөртүче Петербург урамы буйлап Назарбаев ягына барганда зур тизлектә бетон коймага килеп бәрелгән. Машина йөртүче һәм өч пассажир җәрәхәтләр алган.