поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Бөтен нәрсә артты инде быел.
    – Алай димә, хезмәт хакы артмады.
Бүген кемнәр туган
  • 09 Октябрь
  • • Миләүшә Шәйхетдинова - актриса
  • • Илдус Якупов - композитор
  • • Празат Исәнбәт (1927-2001) - режиссер
  • • Әнвәр Шәрипов - әдәбият тарихы галиме
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
Архив
 
28.09.2026 Мәдәният

Екатеринбургта «Байгал» фильмын күрсәтәчәкләр

14 октябрьдә «Билгесез төбәк киносы» проекты кысаларында Екатеринбургта Илдар Ягъфәровның тормышка ашмаган хыяллар турындагы «Байгал» картинасы күрсәтеләчәк.

Илдар Ягъфәров 2018 елда төшергән «Байгал» фильмы белән быел Екатеринбургта узган «Билгесез төбәк киносы» проекты төгәлләнә. Сеанстан соң режиссер Илдар Ягъфәров белән иҗади очрашу була.

“Байгал”ның сценарий авторы – Мансур Гыйләҗев, продюсерлары – Миләүшә Айтуганова һәм Илдар Ягъфәров. Рольләрне Ренат Галимов, Миләүшә Айтуганова, Фирая Әкбәрова, Владимир Вдовиченков башкара.

Фильмның сюжеты болайрак – авыл читендәге кечкенә бер өйдә берүзе генә Галимҗан яши. Кайчандыр ул гаиләсе, яраткан эше һәм киләчәккә зур планнары булган уңышлы композитор булган, «Байгал» симфониясен язган. Мифларда Идел елгасында яшәүче һәм теләкләрне тормышка ашыручы балыкны шулай дип атыйлар. Көннәрдән бер көнне кешеләр Байгалга ышанудан туктыйлар һәм ул юкка чыга. Хыяллар артыннан куып, Галимҗан үз бәхетен җимерә һәм дөньядан аерылып, хәзер ялгыз тормыш алып бара. Нәкъ менә шул вакытта ул улын җинаятьтә гаепләүләрен һәм ирегеннән мәхрүм итү белән янауларын белеп ала...

«Билгесез төбәк киносы» проекты 2026 елның маенда башланган иде. Бу проект кысаларында Россиянең төрле төбәкләрендә төшерелгән фильмнар күрсәтелде.

«Байгал» фильмы Екатеринбургның Кино йортының зур  залында булачак. Керү ирекле. 

---
Татаркино
№ --- | 28.09.2026
Татаркино печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы