поиск новостей
Көн мәзәге
  • Nokia телефоны календаренә ышансаң, ахырзаман 2087 елны булачак.

Бүген кемнәр туган
  • 12 Октябрь
  • • Искәндәр Биктаһиров (1951-2023) - җырчы
  • • Равия Абдуллина - галим
  • • Тәлгать Таҗетдин - дин әһеле
  • • Фидан Гафаров (1947-2025) - җырчы
  • • Илдус Илдарханов - журналист
  • • Гарифҗан Мөхәммәтшин - шагыйрь
  • • Дмитрий Второв - журналист
  • • Наил Мәһдиев - дәүләт эшлеклесе
  • Казан шэхэре , Авиатозелеш районында , Тэцевский урамындагы яна комплекста, бер булмэле фатирга тэртипле гаилэ эзлибез. Шалтыратыгыз 89297292910 Римма
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
Архив
 
28.09.2026 Икътисад

Марат Җәббаров җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Куала-Лумпурда MIHAS 2026 халыкара хәләл продукция күргәзмәсендә булды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы делегациясе эш сәфәре белән 23 сентябрьдән 26 сентябрьгә кадәр Куала-Лумпурда уза торган Malaysia International Halal Showcase 2026 (MIHAS 2026) 22нче халыкара хәләл продукция күргәзмәсендә булды.

MIHAS 2026 - Малайзиянең Инвестицияләр, сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы ярдәмендә уздырыла торган хәләл индустриянең төп дөньякүләм B2B-мәйданчыкларының берсе, аны Малайзиянең тышкы сәүдә корпорациясе (MATRADE) оештыра. Быелгы күргәзмәнең темасы - «Shaping Trust», Driving Resilience («Ашаныч тудырып, тотрыклылыкны ныгытып»). Дистәләгән илдән 45 меңләп профессионаллар килү көтелә, сәүдә килешүләренең максатчан күләме - 4,5 млрд Малайзия ринггиты.

Сәфәрнең беренче көнендә Марат Җаббаров Global Halal Summit 2026 күргәзмәсендә һәм күргәзмәнең рәсми программасы чараларында катнашты, Россиянең күмәк экспозициясе һәм Татарстан Республикасы предприятиеләре стендлары белән танышты, профильле Малайзия ведомстволары һәм оешмалары җитәкчеләре белән элемтәләр урнаштырды. Шулай ук Halal Development Corporation (HDC), Малайзия авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек иминлеге министрлыгы һәм Малайзиянең авыл хуҗалыгы тикшеренүләре һәм эшләнмәләре институты (MARDI) вәкилләре белән эшлекле очрашулар, шулай ук International Sourcing Programme (INSP) кысаларында Татарстан компанияләренең B2B-сөйләшүләрдә катнашуы планлаштырылган.

MIHAS 2026 күргәзмәсендә Россия экспозициясе 14 компанияне берләштерә: аларның тугызы «Агроэкспорт» ФДБУ исемлегенә кертелгән, тагын бишесе төбәк блогына кергән. Килүчеләргә бөртекле ашлык һәм май продукциясе, ит һәм сөт товарлары, кондитер әйберләре, балалар ризыгы, натураль эчемлекләр, чәй продукциясе һәм функциональ продукция, шулай ук «Хәләл» сертификация органнары тәкъдим ителде. Күргәзмә мәйданы Малайзия ягы тарафыннан үзара алмашу турында килешү кысаларында тәкъдим ителде: элегрәк Малайзия экспозициясе Казанда «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum 2026» форумында тәкъдим ителгән иде.

Татарстан өчен MIHAS күргәзмәсендә катнашу - Малайзия һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре базарларына чыгу өчен импортерларны, дистрибьюторларны һәм партнерларны турыдан-туры эзләү инструменты. Республиканың экспорт потенциалы шактый зур: 2025 ел йомгаклары буенча АПК продукциясе 539,4 млн доллар күләмендә экспортланган, продукция дөньяның 49 иленә 90 экспортер тарафыннан җибәрелә. Аерым стратегик юнәлеш - «Хәләл» продукция: 2025 елда аны экспортлау күләме 45 млн долларга җиткән, бу 3,2 тапкырга күбрәк, ә 2026 елның сигез аенда - 35 млн долларлык. Республикада 354 мең тоннадан артык хәләл продукция җитештерелә.

Татарстан белән Малайзия арасындагы үзара файдалы мөнәсәбәтләр партнерлыкны ныгыта һәм «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына туры килә.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы