28.09.2026 Җәмгыять
Татарстанда көндез +23 градуска кадәр җылы булачак
Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә. Сизелерлек явым-төшем булмый. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан булуы ихтимал. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Төнлә һаваның минималь температурасы +2...+7 градус, көнбатышта +12 градуска кадәр. Көндез максималь температура +18...+23.
Казанда көндез максималь температура +19...+21 булачак.
Фото: Солтан Исхаков, Татар-информ