|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
27.09.2026 Сәясәт
Татарстанның элеккеге экология министры Росгидромет башлыгы урынбасары итеп билгеләндеТатарстанның элеккеге экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау буенча федераль хезмәт (Росгидромет) җитәкчесе урынбасары итеп билгеләнде. Ил Хөкүмәтенең тиешле боерыгын кичә, 26 сентябрьдә, РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады. Документ хокукый актларны рәсми бастырып чыгару порталында урнаштырылган. Александр Шадриков 2018 елның февраленнән 2026 елның гыйнвар башына кадәр ТР экология һәм табигый ресурслар министры булып эшләде. Моңа кадәр Татарстан Республикасының Чүпрәле районы башлыгы вазифасын башкарган иде. Агымдагы елның гыйнварында Россия Табигать министрлыгының Су ресурслары департаментын җитәкләде.
--- |
Иң күп укылган
|