поиск новостей
Көн мәзәге
  • Nokia телефоны календаренә ышансаң, ахырзаман 2087 елны булачак.

Бүген кемнәр туган
  • 12 Октябрь
  • • Искәндәр Биктаһиров (1951-2023) - җырчы
  • • Равия Абдуллина - галим
  • • Тәлгать Таҗетдин - дин әһеле
  • • Фидан Гафаров (1947-2025) - җырчы
  • • Илдус Илдарханов - журналист
  • • Гарифҗан Мөхәммәтшин - шагыйрь
  • • Дмитрий Второв - журналист
  • • Наил Мәһдиев - дәүләт эшлеклесе
  • Казан шэхэре , Авиатозелеш районында , Тэцевский урамындагы яна комплекста, бер булмэле фатирга тэртипле гаилэ эзлибез. Шалтыратыгыз 89297292910 Римма
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
Архив
 
25.09.2026 Икътисад

Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгында Беларусь Республикасы делегациясе булды

Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгында министрның беренче урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә Беларусь Республикасы делегациясе белән эшлекле очрашу узды. Очрашуда шулай ук министр урынбасары Марат Кәримов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы Илнар Габбасов катнашты.

Беларусь Республикасы делегациясе составына «МТЗ» ААҖ генераль директоры Тарас Мурог, «ТПК МТЗ - Татарстан» ҖЧҖ генераль директоры Александр Суровец, генераль директорның беренче урынбасары - коммерция директоры Владимир Подоляк кергән.

Кунакларны сәламләп, Ленар Гарипов, республика аграрийларының төп партнеры - «Минск трактор заводы», дип ассызыклады. Татарстан Республикасы территориясендә «МТЗ» тракторларын җыю һәм сату мәйданчыклары булу араксында хуҗалыкларда һәркем файдалана алырлык сервис һәм запас частьләр бар.

Ленар Гарипов Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексы мөмкинлекләре турында сөйләде һәм республиканың төп азык-төлек товарлары белән үз-үзен тәэмин итә торган төбәк булуын билгеләп үтте. «2025 ел йомгаклары буенча Татарстанның тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 400 млрд сумнан артып китте»,- дип билгеләп үтте ул.

Министрның беренче урынбасары Татарстан Республикасының төп тармаклары - авыл хуҗалыгы, машина төзелеше, авиация, хәрби-сәнәгать тармаклары турында сөйләде. «Республика узган ел йомгаклары буенча инвестиция активлыгы буенча беренче урынны алды», - дип өстәде ул.

Очрашу барышында катнашучылар агросәнәгать комплексын цифрлаштыру, республиканың агросәнәгать комплексы өлкәсендә хезмәттәшлекне ныгыту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Аерым алганда, авыл хуҗалыгы предприятиеләренә ярдәм итү һәм аларны модернизацияләү темаларына кагылдылар.

Белоруссия предприятиеләре җитештергән авыл хуҗалыгы техникасы Татарстан Республикасы территориясендә уздырыла торган барлык күргәзмәләрдә дә күрсәтелә. Белоруссиядә җитештерелгән техника республиканың техник модернизацияләү программасы кысаларында 30/70 схемасы буенча субсидияләнә. 2026 ел башыннан республика аграрийлары тарафыннан түбәндәге санда техника сатып алынган: 230 трактор, шул исәптән «Беларус» – 78 берәмлек, ашлык җыю комбайннары – барлыгы 152 берәмлек, шул исәптән «Гомсельмаш» - 8 берәмлек һәм азык җыю комбайннары - барлыгы 16 бер., шул исәптән «Гомсельмаш» - 2 берәмлек.

Яклар агросәнәгать комплексында сәүдә-икътисадый элемтәләрне ныгытуның мөһимлеген ассызыкладылар һәм «Экспорт» илкүләм проектына ярдәм итү буенча уртак хезмәттәшлек перспективаларын билгеләделәр.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы