поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Бөтен нәрсә артты инде быел.
    – Алай димә, хезмәт хакы артмады.
Бүген кемнәр туган
  • 09 Октябрь
  • • Миләүшә Шәйхетдинова - актриса
  • • Илдус Якупов - композитор
  • • Празат Исәнбәт (1927-2001) - режиссер
  • • Әнвәр Шәрипов - әдәбият тарихы галиме
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
Архив
 
24.09.2026 Мәдәният

Санкт-Петербургның Дәүләт дин тарихы музеенда татар-мөселман китаплары күргәзмәсе ачылды (ФОТО)

Татарстан Республикасы Милли музее Санкт-Петербургта Дәүләт дин тарихы музее мәйданчыгында татар-мөселман китап мәдәнияте үрнәкләрен тәкъдим итә.

Күргәзмәнең нигезен Татар китабы йорты (Татарстан Республикасы Милли музееның филиалы) китапханәсеннән һәм Исламны кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсәнең борынгы китаплар китапханәсеннән алынган басмалар тәшкил итә. Алар арасында Коръән нөсхәләре, дини-гыйльми хезмәтләр, дини-сәнгати әсәрләр һәм татар, Идел-Урал контекстында мөселман дөньясының рухи һәм интеллектуаль тарихын ачып бирә торган китап мәдәнияте истәлекләре бар.

Кызыклы экспонатлар арасында 1835 елгы кулъязма Коръән бар. Ул 1950 елларда реставрацияләнгән һәм тышлыгы Сталин әсәрләре җыентыгы тышына алыштырылган. Күчереп язучы – мулла Гали бин Хаҗи Билал әл-Комки.

Моннан тыш XX гасырның беренче яртысына караган тукыма сумка-футлярлы кесә догалыгы бар. Ул Бөек Ватан сугышы ветеранының шәхси әйбере, әлеге догалык сугышчыны сугыш еллары дәвамында озата барган.

Һәм тагын күргәзмәгә 1916 елгы «Сөембикә» хатын-кызлар журналының еллык подшивкасы куелган.

Күргәзмәнең беренче көнендә бирегә ТР мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Катарның мәдәният министры шәех Габделрахман бин Хамад бин Җасим бин Хамад Әл Тани килде. Шәех дингә каршы эзәрлекләүләр елларында китапны саклап кала алган Коръән хуҗасының батырлыгына һәм кыюлыгына, шулай ук күргәзмәдә шәхси әйбере тәкъдим ителгән Бөек Ватан сугышы ветеранының иман куәтенә таң калуын белдерде. “Бу эшләгәннәрегез, үз тамырларыгызны саклаганыгыз өчен Аллаһ сезгә бәрәкәт бирсен. Чөнки үзлекне саклау – милли куркынычсызлыкның бер өлеше булып тора”, – диде ул.

Күргәзмә Санкт-Петербургның Дәүләт дин тарихы музее 26 сентябрьгә кадәр эшли. 

---
Милли Музей
№ --- | 24.09.2026
Милли Музей печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы