|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.09.2008 Сәясәт
СӘЯСИ ГАЙБӘТ БИК КУРКЫНЫЧГайбәтнең, гомумән, зур гөнаһ икәнлеген дин дә һәрдаим кисәтеп тора. Ә инде сәясәт дәрәҗәсендә чыгарылган имеш-мимешләр ил иминлегенә гаять зур куркыныч тудырырга сәләтле. Аеруча безнең илдә. Әнә шушы гайбәт “Татнефть” акцияләренә җитә калган. Җомга көнне Русиянең кыйммәтле кәгазь базарында “Татнефть” акцияләре бәясе кисәк төшү сәбәпле, аларны сату бер сәгатькә туктатылып та торды. Бәя кинәт 12%ка мәтәлгән. Моны күпләр Президент турындагы яман хәбәр белән бәйли. Татарстанда табылган нефтьнең 80%ы “Татнефть”кә туры килә бит. “Татнефть”нең төп акционеры – “Связьинвестнефтехим” дәүләт холдингы. Ширкәтнең “алтын акциясе” республика кулында. “Татнефть” төп эшчәнлеген Русиядә алып бара. 2005 елда 25,9 миллион тонна нефть табылган (Русия күләменең 5%ы). 2007 елда “Татнефть” $13,9 миллиард алган. Чиста керем – $1,7 миллиард.
...Имеш-мимешләр әнә шулай тулаем вәзгыятькә йогынты ясарга сәләтле безнең илдә. Чөнки Русия әле һаман ачык демократик ил дәрәҗәсенә күтәрелеп җитә алмый. Бүген хәтта матбугат чаралары җитәкчеләре дә үзләренең идарә ителә торган демократия шартларында эшләүләрен яшерми. “Идарә ителә торган демократия” төшенчәсен, әлбәттә, Көнбатышта аңламаячаклар. “Идарә ителә торган” янына демократия сүзен янәшә куеп буламы, диячәкләр.
РУСИЯДӘ “ЧЫБЫКСЫЗ ТЕЛЕФОН” БИК ЯХШЫ ЭШЛИ.
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең үлеме турындагы хәбәрне дә колактан-колакка ирештереп, матбугат чаралары күреп өлгергәнче үк, күпчелек белеп өлгерде. Минем үземә дә иң беренче бу хәбәрне телефоннан җиткерделәр. Танышларым, белгән-күргәннәр шалтыратып, борчылуларын белдерде. Хәер, матбугат чараларының күпчелеге, аеруча дәүләт карамагындагылар, хәбәрне ишетмәмешкә-күрмәмешкә салышты. “Белмәссең, мөгез чыгарып куярсың да...”, – дигәннәрдер инде “идарә ителә торган демократия” шартларында эшләргә күнеккән дәүләт карамагындагы мәгълүмат чыганаклары. Кайберәүләр “Президентның сәламәтлеге начараю турындагы имеш-мимешләр” дип кенә, кыюсыз гына йомшартып телгә алды. Әлбәттә, демократик дәүләт дип аталырга омтылабыз икән, мондый гайбәткә шунда ук тиешле җавабын да бирә алырлык матбугат чаралары да булырга тиеш.
Татарстан Президенты тирәсендәге ялган хәбәр кемгә һәм ни өчен кирәк булган, дигән сорауга хокук саклаучылар җавап бирер. Шушы көннәрдә җинаять эше ачылу-ачылмау мәсьәләсе хәл ителәчәк икән.
ПРЕЗИДЕНТ ҮЗЕ НИК ҖАВАП БИРМИ?
Билгеле, мондый гайбәтләр чыгаручы, бигрәк тә үлем-китем белән бәйле гайбәтләр закон нигезендә генә түгел, шәригать кануннары буенча да кырыс җәзалана. Хәер, Минтимер Шәймиевкә, минем хәтеремдә, бер генә тапкыр гайбәт япмыйлар бугай инде: әллә нинди авыр авырулар сыланды... Аллага шөкер, безнең халыкта берәрсенең үлеме турында хәбәр ишетеп, ул исән булып чыга икән, озын гомерлегә юрыйлар. Минтимер Шәймиев та, шөкер, озын гомерле булыр. Ә инде интернет блокларында әле һаман бу теманы куертучыларга (шик-шөбһәләр дәвам итә әле), “Нишләп Президент һаман үз тавышын ишеттерми, сәламәт икән, экранда күренми?” – дип аптыраучыларга фаразым шул: кем булса да, мондый гайбәтләр өчен акланып, исбатлап йөрмәс иде. Үз дәрәҗәсен белгән һәм Татарстанны үз җитәкчелегендә иң дәрәҗәле республикага әйләндергән Минтимер Шәймиев бигрәк тә... Кемнеңдер гайбәтенә каршы, “менә ич мин дип”, аклану – аңа килешми. Менә ялдан кайтыр һәм шунда аның, гомумән, соңгы вәзгыятькә мөнәсәбәтен белербез. Гадәттә, Татарстан Президенты чираттагы ялларыннан яңа уйлар, яңа реформалар төзеп кайта.
Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ |
Иң күп укылган
|