поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Әй, малай, мондый кыйммәтле концертка билетны ничек алдың? 
    – Әнием сатып алды. 
    – Ә үзе кайда?
    – Өйдә билет эзли. 
Бүген кемнәр туган
  • 06 Октябрь
  • • Рөстәм Сүлти - шагыйрь
  • • Гали Арсланов - галим
  • • Наил Якупов - хоккейчы
  • • Марат Шәйбәков - җырчы
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
  • Казан шәһәре Вахитов районыннан узэктэ,Право- булачная урамында, ОКТЯБЕРЬ аенда 2 булмэле квартира арендага бирелэ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
Архив
 
23.09.2026 Шоу-бизнес

«Заманында Казанда өч гаилә бергә яшәдек»

Татарстанның атказанган артисты, җырчы Рифат ЗАРИПОВ белән газетабызда әңгәмә чыкты. Шуннан өзек тәкъдим итәбез.

— Рифат, соңгы айларда нинди эшләр белән янып йөрисең? Кайларда булдың?
 
— Алдагы сезонны 20 апрельдә үк япкан идек. Төркемдә барлыгы 16 кеше эшләдек. Сезонны төгәлләгәч, еллык тыгыз эшчәнлектән соң бераз көч туплыйк дип, бер атнага Мисырга ялга барып кайттык. Юмор остасы, җырчы Рамил Шарапов гаиләсе һәм без бергә бардык. Бик күңелле, рәхәт булды. Июнь Сабантуйлар белән узып китте. Җиде-сигез районда чыгыш ясадым. Быел Бөтендөнья татар конгрессы белән Үзбәкстанның Ташкент шәһәрендә беренче тапкыр Сабантуйда булдык. Җәйне сизми дә калдык. Туган авылым Бакайга да, хатыным Диләрә ягына Түбән Камага да кайттык. Ике якта да, Аллаһка шөкер, әти-әниләребез исән-сау. Үземнең туган авылдагы йортта бик күп эшләр эшләнде. Бакча гына түгел, каралты-кура, коймаларны яңарту, төзекләндерү белән мәшгуль булдык.
 
— Казанда үз йортыгыз белән яши башлаган идегез. Төзелеш эшләре төгәлләндеме инде?
 
— Йортыбыз Константиновкада, Живописный дип аталган яңа бистәдә урнашкан. Әзер өй алмадык. Коры җирдә барысын да үзебез төзеп кердек. Дөресрәге, осталардан эшләттек. Төзелеш эше бетте, дисәң дә була. Торырга урын, мунча, гараж бар. Барысы да әйбәт. Рәхәтен күреп, сөенеп яшәргә генә. Үз йортың белән яшәгәч, күп итеп бәрәңге үстереп яталар, дип уйлыйлардыр. Бездә алай түгел, бераз җиңелгәрәк салдык: территориядә газон, чәчәкләр үсә. Аларын да гел карап, тәртиптә тотарга кирәк әле. Бәрәңге җире авылда да җитәрлек. Төрле сорт бакча җиләге утырткан идек. Быел рәхәтләнеп ашадык, бик эре булды. Чия, алмагач утырттык. Чия булмады. Ә алмагачлар беренче тапкыр бирде: берсендә — 30, икенчесендә 12 алма үсте.
 
— Өч бертуган — өч гаилә бер фатирда яшәгән чакларыгыз бар иде, Рифат.
 
— Әйе, Казанда ипотекага фатир алып, шунда яшәдек, дип сөйләгәнем бар иде. Өч гаилә, барлыгы уннан артык кеше берничә ел бер түбә астында тордык. Бергә дус-тату яшәдек. Күңел иркен булсын. Хәзер инде күптән алай түгел. Барыбыз да үз гаиләсе белән аерым торабыз. Ул ипотекага алган фатир абыйларга калып, алар аны сатып, уртанчысы Илгиз безнең бистәдән төзелеп бетмәгән йорт алды. Шунда яшиләр. Әкренләп эше бетеп килә инде. Олы абыем Илдус гаиләсе белән Казанда фатирда яши.
 

Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 23.09.2026
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы