поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Бөтен нәрсә артты инде быел.
    – Алай димә, хезмәт хакы артмады.
Бүген кемнәр туган
  • 09 Октябрь
  • • Миләүшә Шәйхетдинова - актриса
  • • Илдус Якупов - композитор
  • • Празат Исәнбәт (1927-2001) - режиссер
  • • Әнвәр Шәрипов - әдәбият тарихы галиме
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
Архив
 
21.09.2026 Милләт

«Выжы» – «тамыр» дигәнне аңлата: Казанда удмурт яшьләре форумы узды (ФОТО)

Казанда Татарстан һәм Удмуртиянең төрле районнарыннан мәктәп укучыларын һәм яшьләрне берләштергән «Выжы» Республика удмурт яшьләре фәнни-тикшеренү форумы узды.

Форум республиканың төрле районнарыннан килгән катнашучылар өчен тәҗрибә уртаклашу, эшләрне тәкъдим итү һәм җанлы аралашу мәйданчыгына әверелде. Катнашучылар өч көн дәвамында үз халыкларының тарихын өйрәнделәр, тикшеренү эшләре тәкъдим иттеләр һәм экспертлар белән аралаштылар.

«Выжы» форумы конкурс нигезендә урта һәм өлкән сыйныфларда укучы балалар, шулай ук удмурт мәдәнияте белән кызыксынучы 18 яшькә кадәрге яшьләр өчен үткәрелә. Конкурс өч этапта узды: 12 июльдән 31 августка кадәр гаризалар кабул итү, 1 сентябрьдән 8 сентябрьгә кадәр сайлап алу этабы һәм 16-18 сентябрьдә белем бирү форумы. Катнашуга шәхси эшләр дә, төркем белән башкарган эшләр дә кабул ителде, ә финалга 20 кеше чыкты.

Форумның исеме очраклы гына сайланмаган: удмурт теленнән тәрҗемә иткәндә «Выжы» «тамыр» дигәнне аңлата. Проектның идеясе – үз гаиләңнең тарихын, фольклорын һәм туган халкыңның мәдәни үзенчәлекләрен өйрәнү аша яшь буынга үз тамырларын тирәнрәк белергә ярдәм итү.

Өч көнлек программа бик бай һәм эчтәлекле булды. Беренче көнне, тантаналы ачылыштан һәм катнашучыларның үзара танышуыннан соң, Дмитрий Михайловның «Удмуртларның мәҗүси ышанулары» дигән лекция булды, шулай ук «Удмурт серләре» дигән интерактив квест һәм яшьләр кичәсе узды. Икенче көнне конференция оештырылды, анда мәктәп укучылары үзләренең тикшеренү эшләрен тәкъдим иттеләр һәм якладылар. Катнашучылар алдында удмуртларның милли-мәдәни автономиясе рәисе, филология фәннәре докторы, профессор Алексей Арзамазов «Удмурт халкы һәм теле дөнья картасында» дигән лекция белән чыгыш ясады, шулай ук декоратив-гамәли иҗат буенча мастер-класслар үткәрелде. Форум Казан кремлендә “Казанское Поволжье” дигән күргәзмә карау белән тәмамланды.

Әлеге чараны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм җирле удмурт милли-мәдәни автономияләре ярдәмендә «Татарстан Республикасы удмуртларының милли-мәдәни автономиясе» Төбәк җәмәгать оешмасы оештырды.

Оештыручылар фикеренчә, мондый эш форматы буыннар арасындагы бәйләнешне ныгытырга, туган телгә карата кызыксынуны арттырырга һәм мәктәп укучыларында тикшеренү һәм аралашу күнекмәләрен үстерергә дә ярдәм итә. Аның иң мөһим ягы – ул һәр халыкның мәдәниятенә карата хөрмәт тәрбияли.

---
Addnt.ru
№ --- | 21.09.2026
Addnt.ru печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы