поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
09.12.2011 Тарих

Гайбәт өчен түгел, гыйбрәт өчен (ФОТО)

Халык җитәкчеләре һәм гади халык үзе 70 ел элек дини өлкәгә кагылышлы нинди өндәмәләр, проблемалар белән яшәгән? Бу турыда ВКПның Кызыл Йолдыз райкомы һәм райбашкарма комитеты органының “Болшевистик колхоз” газетасының 1941 елның 1 нче гыйнварында чыккан мәкаләсеннән укып белергә була. (Бүгенге көндә Балык-Бистәсе районы биләмәсенә кергән авыллар турында сүз бара). Язма латин алифбасында. Язманы “Матбугат. ру”га Нурулла Гариф әзерләде.

Дин - рухани агуның бер төре

Партиянең XVIII съезды кешеләрнең аңында капитализм калдыкларын бетереп аларга коммунистик тәрбия бирү мәсәләсен тиешле югарылыкка күтәреп алды.

Дин һәм дини хорафәтләр кешеләрнең аңында капитализм калдыклары булып торалар. “Дин – халык өчен әфиун. Дин – рухи агуның бер төре...” (Ленин).

Культура ягыннан артта калган хезмәт ияләре арасында дингә ышану, дини хорафәтләргә ышанулар бар әле. Дингә ышанучылар колхоз, совхоз, урман хуҗалыгында, МТС та эшләп чыгаруның күтәрелешенә тоткарлык ясыйлар. Ураза, корбан бәйрәмнәрендә, рождество, пасха һәм башка дини бәйрәм көннәрне эшкә чыкмыйча бәйрәм итәләр.

Дингә ышанучылар арасында калган муллалар, поплар һәм аларның иярченнәре төрле юллар белән социалистик төзелештә бара торган эшләргә тоткарлык ясыйлар. Үзләренең  контрреволюцион хәрәкәтләрен алга этәрәләр.

Түбән Сөн авылында (авыл советы башкарма комитеты председателе ип. Фәхриев) динчеләр ничек телиләр шулай эшлиләр. Бу авылда ураза гаете зиратта үтә, 200-ләп кеше катнаша. Хәттә гаеткә авыл “активлары” да катнаша. Гаеттә авыл советы депутатларыннан Гумеров Муллабашир, Ибраһимов Шакир, колхоз председателе урынбасары Сәләхов Мисбах, Кызыл Армиядән срогы тулып кайткан Әхмәтҗанов Сабирҗан, Шәрифуллин Галимулла, хезмәткәрләрдән “Үзгәреш” артеленең производство мөдире Әминов, хисапчы Хисматуллин булалар. Әминов белән Хисматуллин гаеткә барган көнне эшкә биш минут соңга калып киләләр. Артельнең председателе Мотыйгуллин хезмәт дициплинасын бозучы Әминов һәм Хисмәтуллиннарга закон нигезендә чара күрмичә кала. Бу көнне колхозчыларга бирелгән наряд үтәлми. Колхозчылар эшкә чыкмый дини бәйрәм итәләр.

Түбән Сөн авылында дини эшләрне оештыручы элекке мулла Габдуллин Салих була. Бу әрәм тамак, кешеләрне башына дини агу салучы гаеттә 200 сум акча җыеп ала. Габдуллин Салих гает, җомга укулар белән генә калмый, кешеләрнең өйләренә кереп тә коръән укып, үлекләргә җеназалар укып йөри. Ул октябрь-ноябрь айларында гына да гүр сәдакасына дип кешеләрдән ике сарык, бер тун ала. Гүр сәдакасын бирмәсәләр, аларны теге дөнья белән куркыта.

Биектау авылында (авыл советы башкарма комитеты председателе ип. Төхбәтуллин) дини эшләр бигрәк тә оешкан төстә үтә. Ураза гаетенә бу авылнаң барлык ирләре дип әйтерлек катнашалар. Гаеткә килүчеләр мәчеткә сыймагач урамга чыгып укыйлар. Гаеттән соң оешкан рәвештә зиратка китәләр.

Бу авылда дини эшләр белән элекке мулла, дин козгыны Хәлиуллин Габдрахман, мөәзин Галиев Галимулла, кулак малае Җиһаншин Шәрифләр җитәкчелек итәләр. Мулла хатыны Хәйдарова Мәрьям, Фәтхетдиновалар үз йортларында хатын-кызларны җинап ”корьән” укып, сәдакалар җыеп яталар.

Күгәрчен авылында (авыл советы башкарма комитеты председателе ип. Кәримуллин) элекке мөэзин Гариф бер җирдә дә эшләмичә дини “эшләрдән” килгән керем белән яши. Җомгаларда, кадер кичәләрендә, гаетләрдә бу җыем (натуралата, акчалата) җыеп шуның белән тора. Хәтта малларын асрау өчен берничә кешегә асрауга бирә.

Күки авылында (авыл советы башкарма комитеты председателе ип. Гатауллин) гаеткә 300 ләп кеше катнаша. Гает бакчада укыла. Монда дини эшләр белән элекке мулла Госманов Исмәгыйл, элекке кулак Сагыйтов Закирлар җитәкчелек итәләр. Мондый хәлләрне башка авылларда да очратырга була.

Урындагы партия, Совет, комсомол, профсоюз активлары бу мәсьәләгә карата ни эшлиләр? Алар кайда торалар соң. Моңа җавап бирү җиңел. Эшнең бу мөһим тармагы бөтенләй читтә калган. Эштә булган бу зур җитешсезлекне бетереп, дингә каршы пропаганда эшен җәелдерергә кирәк.

Дини эшне оештыручыларны фаш итеп, закон бозганнары өчен каты җавапка тартырга кирәк. Чөнки җыелып җомга, гает уку, тәкбир әйтеп йөрү өчен хезмәт ияләренең район советы башкарма комитеты президиумының рөхсәте кирәк. Әгәр бу рөхсәт юк икән, оешкан рәвештә аерым йортларда, бакчаларда, зиратларда, ындырларда һәм шуңа охшаган башка урыннарда укулар тыелалар. Китерелгән фактлар тынычланмаска, ә бәлки системалы рәвештә дингә каршы пропаганда алып барырга кирәклекне сөйлиләр. Ачык һәм яшерен муллаларны, попларны, чалмасыз чиратлы муллаларны, динне боларның хезмәт ияләренә агу икәнен фаш итәргә кирәк.

Дингә каршы һәм динне алга алып баручы муллаларга, попларга һәм аларның иярченнәренә каршы көйдереп ташлый торган көрәш алып барырга кирәк.

Бу җаваплы эш белән урыннардагы партия, Совет, алласызларның сугышчан оешмалары җитәкчелек итәргә тиешле. Дингә ышанучылар арасында дингә каршы пропаганда, агитацияне бөтен киңлеге белән җәелдереп җибәрергә кирәк. Бу эшләрне намус белән тормышка ашырырлык кадрлар җитәрлек.

Озакламыйча корбан бәйрәме һәм рождество җитә. Бу моментларны дин башлыклары үз файдаларына борырга маташырлар. Колхозчыларны эшкә чыгармаска, терлекләрне корбанга чалдырып әрәм иттерергә тырышырлар, аларның бу фикерләрен сындырырга, чәлперәмә китерергә, удар ясарга кирәк.

Дингә ышанучылар арасында корбан бәйрәменә һәм рождествога каршы большевистик пропаганданы җәелдереп җибәрергә.

“Без реакцион руханиларны бастырдыкмы? Әйе, бастырдык. Бәла тик шунда гына, алар тәмам бетерелеп җитмәгән әле. Дингә каршы пропаганда - реакцион руханиларны бетерү эшен ахрына чаклы җиткерергә тиешле чара ул” (СТАЛИН).       

(К.Заман. Сугышчан Алласызлар
Союзының район советы председателе)

  



Яңа Сала мәктәбе укучылары. 1935 ел

Яңа Сала авылы таш йорттагы мәктәп укучылары. 1941-42 нче уку еллары

Шул ук газетаның 1939 елгы саныннан тагын бер язма....

Безнең йөкләмәләр

Кызыл Йолдыз районының алдынгы укытучылар киңәшмәсе булды. Киңәшмәдә алдынгы укытучыларның мөрәҗәгатен һәм Чувашстан республикасы белән Татарстан республикасы укытучылары арасында төзелгән сотциалистик ярыш договорон  өйрәнгәннән соң, киңәшмә түбәндәге йөкләмәләрне алды:

1.    Совет укытучылары арасында җәелеп киткән съезд алды социалистик ярыш мәктәпләр өчендә зур уңышлар бирде. Шуннан чыгып, без, Кызыл Йолдыз районының алдынгы укытучылары атказанган укытучыларның Сталинчыл Өченче бишеллык исемендәге социалистик ярышка чакруларын котлыйбыз һәм Татарстан белән Чувашстан укытучылары арасында һәм ике республика башлангыч һәм урта мәктәп эшчеләре союзы арасында мәктәпләрдә укыту-тәрбия эшләрен һәм халык мәгарифе эшләрен иң югары сыйфат белән тәмамлап, алдагы уку елына иң яхшы хәзерләнү өчен барлык укытучыларны оештыруны үз өстебезгә алабыз.

2.    Быел уку елын зур уңышлар белән тәмамлап, классларда ике ел утыручыларны бетерү, социалистик дисциплинаны ныгытырга.

Язгы сынауларга бик җентекләп хәзерләнеп, укытучыларының белемнәрен чынбарлыкта тикшерергә.

3.    Балаларга коммунистик тәрбия бирү эшенә җитди әһәмият бирергә, кешеләрнең аңында капиталистик калдыкларны бетерү өчен  көрәш алып барырга.

4.    Бөек рус теле буенча балаларга тирән, ныклы белем булдыру эшендә партия һәм хөкүмәт карарларын тулысынча тормышка ашыруга ирешергә.

5.    Хезмәт ияләре халкы арасында партиянең 18 нчесьезды материалларын һәм иптәш Сталинның тарихи докладын пропагандалау эшен киң җәелдерергә.

6.    Мәктәпләрдә укыту-тәрбия эшләрен киң җәелдерергә, җитәрлек итепбарлык кирәк материаллар һәм күргәзмә әсбаплар белән тәэмин итеп, партия һәм хөкүмәтнең гомуми уку турындагы карарларын тулысынча тормышка ашырырлык итеп яңа уку елына отличнога хәзерләнергә.

7.    Маркс - Энгельс, Ленин – Сталин тәгълимәтләрен үзләштерүне, марксизм-ленинизмның гүзәл мирасы булган партия тарихын һәм партиянең XVIII нче съезд материалларын өзлексез өйрәнүне алып барырга.

8.    Башлангыч һәм урта мәктәп укытучыларын барсында читтән торып укытуда ирешергә һәм системалы рәвештә үзебезнең белемебезне күтәрү өстендә һәм педагогик мастерлык белән баету өстендә эш итәргә.

9.    Социалистик ярыш договоры нигезендә алдынгы укытучылары методик ярдәм итүне дәвам итеп, шәфлег итүне яхшытырга.

10.     Хезмәт ияләре арасында уку-язу белмәүчелекне бөтенләй бетерү турындагы партия һәм хөкүмәт карарларын тулысы белән тормышта ирешергә.

11.     Районның укытучылары җыелышы, Мамадыш районы укытучылары социалистик ярышка кушылырга чакыра.

12.     Кызыл Йолдыз районының барлык укытучыларын Сталинчы өченче бишьеллык исемендәге социалистик ярышта кушылырга чакырабыз.

Президиум.
 


---
Матбугат.ру
№ --- | 09.12.2011
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»