поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Бөтен нәрсә артты инде быел.
    – Алай димә, хезмәт хакы артмады.
Бүген кемнәр туган
  • 09 Октябрь
  • • Миләүшә Шәйхетдинова - актриса
  • • Илдус Якупов - композитор
  • • Празат Исәнбәт (1927-2001) - режиссер
  • • Әнвәр Шәрипов - әдәбият тарихы галиме
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
Архив
 
20.09.2026 Мәдәният

Артем Пискунов: «Максатым – Резедәне минеке итү иде» (Әңгәмәнең дәвамы)

Татарстанның атказанган артисты, Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры актеры Артем Пискуновны күпләр шаян, җор телле кеше буларак кабул итә.

Артем Пискунов белән әңгәмәнең икенче өлеше. Әңгәмәнең башы монда.

«Резедә минем җитеп бетмәгән якларымны каплый»

– Резедә белән дә әңгәмә корган булды. Тулаем, сез икегез ике дөнья кешесе кебек.

– Резедә минем җитеп бетмәгән якларымны каплый: әрсезлектә туктата, кайвакыт телемне тыярга, тыйнаграк булырга өйрәтә. Ә мин Резедәгә: «Син үзеңнең кадереңне белеп бетермисең», – дим. Аның кебек актрисалар бик аз. Ул шундый күпкырлы, сәләтле, хисчән, тырыш. Ул миңа караганда күпкә җаваплырак.

– Узган сезонның соңгы премьерасында син кабәхәт Яго. Аны ничек акладың?

– Отелло Ягога яңа вазифа вәгъдә итә һәм сүзендә тормый. Башка кешене үстереп җибәрә. Гаделсезлек. Алар иңгә-иң куеп бергә сугышкан, күптәнге танышлар бит. Яго уч ала, әмма үз хисләрен кулга алып эш итә алмый. Ахырда бу нәфрәт аның үзен дә йота. Ягоның хатынын да үтерәсе килми бит. Отелло Яго белән ачыктан-ачык сөйләшкән булса, бәлки, әсәр башкача барыр иде. Ягога үз урынында бик кирәк булуын аңлатырга, аңа алмаш табып булмауны күрсәтергә кирәк иде.

– Син андый әшәкелекне кичерә аласыңмы?

– Мин ачу сакламыйм. Ниндидер этлек эшләсәләр дә, күпмедер вакыт үткәч, бары аралашам. Гамәлләре минем гаиләмә күзгә күренә торган зыян салмаса, кичерәм. Беренче вакытта үпкә бар. Әмма, әйткәнемчә, онытыла. Бер үк тырмага ике тапкыр баскан чаклар да булгалый. Мин теләсә кем белән аралаша ала торган кеше бит. Кешенең нинди булуына карап, аралашуны да төрлечә алып барам. Кайберәүләр моны хәйләкәрлек дип тә атый. Әмма минем бу сыйфатым беркемгә дә зыян салмый.

– Резидә сине 12 ел бергә тормыш итү дәверендә үзгәртә алдымы?

– Нәтиҗәдә, юк. Һәр хатын-кыз ирен үзгәртергә тырышадыр. Әмма нәтиҗәдә кешене ничек бар шулай кабул итәләр йә китәләр. Кешене үзгәртеп булмый. Кайбер гадәтләрне үзгәртеп буладыр, әмма кешенең асылын бернәрсә эшләтә алмыйсың. Мин үзем дә беркемне үзгәртергә тырышмыйм. Аңларга тырышырга була, ә аңлар өчен балачак турында сөйләшергә кирәк. Без Резедә белән сирәк бәхәсләшәбез. 12 ел дәверендә 3 тапкыр булганмы икән. Күпвакыт барысын да утырып сөйләшеп хәл итәбез. Бәхәсне зурга җибәрмәскә тырышабыз.

«Максатым – Резедәне минеке итү иде»

– Сезнең мәхәббәт тарихын яхшы беләбез. Резедә белән сөйләшкәндә ул: «Очрашып йөргән егетем көнләшмәсен өчен шалтыратып кисәтеп куйганы да булды», – дигән иде. Бу горурлыгыңа тимәдеме?

– Бу яктан минем горурлыгым юк. Көллияттә укыган вакытта бигрәк тә. Моңа өстәп, мәхәббәт күп нәрсәгә күзне йома. Ханнарны да тезләндерә диләр. Максатым – Резедәне минеке итү иде. Бәлки, читтән мескен булып күренгәнмендер. Әмма мин бу адымга әзер идем. Резедәнең кайда, кем белән икәнен белеп тордым. Дәшмәдем, әмма аңа сайлау мөмкинлеге дә калдырмаганмындыр. Башка егетләр белән чагыштырып караганда, мин Резедә өчен уңайлы булдым. Кыенлыклар булды, әмма без аны бик тиз хәл иттек. Минем беркайчан: «Алай эшләмә», – дип әйткәнем юк. Резедә дә мине аңлый. Аллаһка шөкер, яшибез. Тагын озак еллар бер-беребезнең кадерен белеп яшәргә насыйп булсын.

Илгизә Галиуллина

Шәһри Казан.

---
Тинчурин театры
№ --- | 20.09.2026
Тинчурин театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы