|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
20.09.2026 Шоу-бизнес
«Унике ел элек гашыйк булган идек»
Башкортстанның халык артисты Ришат Төхвәтуллинның хатыны Алия Карачурина куанычлы яңалыклары белән уртаклашты. Аларның гаиләсе торак мәйданнарын киңәйтергә һәм яңа дүрт бүлмәле фатирга күчәргә булган. Күченү турындагы карарна алар янә әти-әни булачакларын белгәч кабул иткән-күптән түгел аларның икенче баласы туды.
"Мин барыбыз да монда сыя алмаячакбыз, дидем!" - ди Алия Карачурина.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк Ришат Төхвәтуллин үзенең язылучыларын ремонт белән җентекле таныштырган иде. Алия ачыклык керткәнчә, яңа фатирда кухня һәм кунак бүлмәсе берләштерелгән.
Ир белән хатын Мәскәүгә күченү турында уйламый.
"Бу бик зур, шау-шулы шәһәр. Һәм, дөресен генә әйткәндә, бу минем шәһәр түгел. 12 ел элек без Казанга гашыйк булдык һәм аны хәзер дә яратабыз. Шуңа күрә без монда яшибез дә" - ди Алия ханым.
Автор: Резеда Галикәева
Чыганак: Кызыл таң
--- |
Иң күп укылган
|