|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
19.09.2026 Шоу-бизнес
Җырчы Эльмира Сөләйманова истәлегенә концерт уздыру традициягә әверелеп бараБыел да артистны искә алу кичәсе аның туган ягы – Аксубай районының Иске Ибрай авылында узачак. Бу хакта «Интертат»ка әлеге эшне башлап йөрүче, җырчының якын дусты Нияз Җәләлов сөйләгән. – Инде өченче ел рәттән Эльмираның туган авылында концерт оештырырга җыенабыз. Анда Эльмираның иҗатташ дуслары катнашачак. Быелгы концертта тагын да күбрәк артист чыгыш ясарга теләк белдерде. Моңа бик сөендек, чөнки тамашачы да һәрвакыт яңалыкка омтыла, төрле җырчыларның чыгышларын күрәсе килә. Шалтыраткан кешеләрнең барысы да «кайтабыз» дип ризалык бирде. Нияз Җәләлов сүзләренчә, инде берничә ел рәттән уздырылганга, Иске Ибрай халкы мондый очрашуны зур түземсезлек белән көтеп ала.
– Авыл халкы бик җылы кабул итә. Башка елларда да заллар шыгрым тулы була торган иде. Авыл үзе дә зур, күрше-тирә авыллардан да Эльмира иҗатын яраткан кешеләр килә. «Кайчан була?» – дип, күптән сорый башлаганнар иде. Ике ел рәттән октябрь аенда уздырган идек, быел сентябрьгә күчердек. Чөнки октябрьдә күп артистларның гастрольләре башланып китә, – ди Нияз Җәләлов.
Нияз Җәләлов сүзләренчә, Эльмираны һәм аның иҗатын оныттырмаска – төп максат.
– «Менә шундый җырчы бар иде» дип кенә калмасын иде ул башкалар күңелендә, Эльмираның иҗатын яратып тыңласыннар иде. Болай искә алгач, үзенең дә рухы шат булыр, – дип сөйли артист.
Концертка кадәр иҗатташ дуслары Эльмира Сөләйманованың музеенда да булачаклар. Әлеге музей Иске Ибрай авылы мәдәният йортының бер бүлмәсендә узган ел ачылган. Анда җырчының сәхнә костюмнары, бүләкләре һәм башка истәлекле әйберләре саклана.
Нияз Җәләлов «Интертат»ка Эльмираның әнисе Фидания апа белән элемтәсен өзмәвен дә әйткән.
– Фидания апа белән атнасына берничә мәртәбә телефоннан сөйләшмичә калган юк. Кызганычка каршы, эшеннән китә алмау сәбәпле, ул быелгы концертка кайта алмаячак. Ул болай да концертлар карый алмый инде, Эльмираның җырларын тыңлау аңа бик авыр. Башка елларда да концерт залына узмыйча, артистлар янына гына килеп, рәхмәтләрен әйтеп китә иде, – дип сөйләде җырчы.
Эльмира Сөләйманова 2022 елның 16 декабрендә йөрәк өянәгеннән арабыздан китте. Аңа 40 яшь иде. Җырчының улы һәм кызы әнисез калды.
Тулырак: https://intertat.tatar/news/ruxy-sat-bulyr-tugan-avylynda-elmira-solaimanovany-iska-alacaklar-5880801
Автор:Резеда Галеева
Чыганак: Кызыл таң
--- |
Иң күп укылган
|