|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
17.09.2026 Мәдәният
Халыклар Дуслыгы йортында рәссам Васил Загретдиновның күргәзмәсе ачылды (ФОТОрепортаж)Татарстанның халыклар Дуслыгы йортының күргәзмә залында рәссам Васил Загретдиновның “Туган якларда” дигән шәхси күргәзмәсе ачылды. Биредә рәссамның 30дан артык картинасы куелган. Картиналарның күбесе автор тарафыннан соңгы биш ел эчендә иҗат ителгән. Биредә Урал, Кырым, Кавказ һәм туган Идел буе пейзажлары ясалган. “Бу эшләр нигездә бөтен Россияне берләштерә... Нәкъ менә шушы матурлыкка карап, безнең чиксез ватаныбыз табигатенә яңадан гашыйк булырга мөмкин”, – дип билгеләп үтте Халыклар дуслыгы йорты директоры Тимур Кадыров. Һәр картина – рәссамның дөнья белән ихлас сөйләшүе кебек. Кар белән капланган кышкы авыл, таудагы торак пункт, өскә таба менеп китүче сукмак – бу детальләрдә гади әйберләрнең поэзиясе яши. Васил Загретдиновның хезмәтләрендә дөньяга үзенчәлекле караш ачыла: рәссам әйләнә-тирә чынбарлык белән ихлас диалог кора, буяулар ярдәмендә табигатьнең, тирә-юньнең матурлыгын күрсәтә. “Халыклар дуслыгы йорты” дигән исем – ул үзе үк күп нәрсә турында сөйли. Без бик күп халыклар яши торган зур илдә гомер итәбез. Кайда гына йөрсәк тә, без һәрвакыт россиялеләр, һәрвакыт бертуган кешеләр. Кабардино-Балкариядә булган хәлләрне искә төшерәм. “Кайдан?” – дип сорыйлар. “Казаннан”, – дим. “О-о”, – дип, бар эшләрен сый-хөрмәт күрсәтәләр – шундый юмарт, игелекле халык. Башкортстанда булдык – анда да нәкъ шул ук хәл. “Кайдан? Казаннанмы? Ә, безнең кардәшләр!” диләр. Кайда гына булсак та, һәрчак ачык йөз белән каршы алалар”, – дип сөйләде рәссам үзе. Күргәзмә 30 сентябрьгә кадәр эшләячәк, керү бушлай.
--- |
Иң күп укылган
|