|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
17.09.2026 Җәмгыять
Зөмәррә Рәхим кызы Халитова вафатБүген Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнә ветераны Зөмәррә Рәхим кызы Халитова арабыздан мәңгелеккә китте. Ул 5 сентябрьдә 100 яшен тутырган иде. Зөмәррә Рәхим кызы гомеренең соңгы елларына кадәр иҗади эшләр белән шөгыльләнде: картиналар иҗат итте, татар әдипләренең әсәрләрен русчага тәрҗемә итте. Тормышның шатлыгына да, кайгысына да рәхмәтле булып, иҗатны яратып гомер итү – аның яшәү девизы булып торды. Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе коллективы, Халитова Зөмәррә Рәхим кызының вафат булуы сәбәпле, мәрхүмәнең якыннарының зур кайгысын уртаклаша. Рухы шат, урыны оҗмахта булсын.
--- |
Иң күп укылган
|