|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.12.2011 Бәйрәм
Яңа елны ялтырап каршылагыз!Яңа ел кичендә һәркемнең матур һәм уңган буласы килә – камиллеккә омтылабыз. Юкка гына, Яңа елны ничек каршыласаң, елың шулай үтәр, димиләр. Бу җитди бәйрәмгә бүгеннән үк әзерләнә башларга кирәк! Әлеге эштә безгә чибәр туташ Гөлназ Закирова булышыр. Матур булыгыз
«Биттәге җыерчыкларны бетерер өчен атнага 1 тапкыр ак балчыктан (белая глина) битлек ясарга киңәш итәм. Көн саен иртән һәм кич тоник белән битне сөртеп торырга кирәк.
Чәчләрегез йомшак булсын һәм ялтырап торсын өчен банан бик файдалы. Аны блендерда болгатырга һәм чәчкә сөртеп, 20-30 минут тотарга кирәк.
Көне буе йөреп арыган аякларга да зур игътибар бирегез. Савытка уртача кайнарлыктагы су салып, аңа 2 стакан җылымса сөт өстәргә, шунда аякларны 15-20 минут тыгып утырырга кирәк».
«Чыршы» салаты
Кирәк: ярты стакан пешкән дөге, 1 алма, консервланган сардинелла,
1 олы баш суган, 1 пешкән кишер, 2 пешкән йомырка, 100 гр. сыр. Соус өчен майонез түгел, 1аш кашыгы тоз белән буталган 1 стакан каймак кулланыла.
Салат катлап-катлап, конус рәвешендә ясала, һәр кат саен бер аш кашыгы каймакны сөртеп барабыз.
1 кат – сардинелланы чәнечке белән вакларга, суын сыгарга һәм тәлинкәгә җәяргә; 2 кат – пешкән дөгенең ½ өлеше 3 кат – угычтан чыгарылган алма 4 кат – пешкән дөгенең ½ өлеше 5 кат – угычтан чыгарылган кишер 6 кат – угычтан чыгарылган йомырка 7 кат – угычтан чыгарылган сыр».
Салат Яңа ел төсен алсын өчен, аны чыршыга охшатып, укроп белән бизибез. Анар (гранат) бөртекләре уенчыклар ролен үти.
«2012 ел – кара су аждаһасы елы. Аны гадәттәгедән дә күңеллерәк итеп, хәрәкәтчән уеннар, «кайнар» биюләр белән каршы алырга кирәк, диләр. Аждаһа кыйммәтле бизәнү әйберләрен, ачык яшел һәм кызыл төсләрне, ялтыравыкны ярата икән. Иң отышлысы – кара күлмәк һәм алтын бизәнгеч әйберләре, минемчә. Фантазияне эшкә җигеп ягылган макияж һәм затлы маникюр да, һичшиксез, елның хуҗасын куандырыр.
Табындагы үзенчәлекләргә килгәндә, түрдә балык булса яхшы, мәсәлән, чөгә, ала балык. Хуш исле борыч, рәйхан, кардамон, мускат чикләвеге, имбир, дарчин, «чили» борычы кебек тәмләткечләр – Аждаһа елының атрибутлары. Ни дисәң дә, ут өреп торучы җанвар бит ул, өстәлне төрле төстәге шәмнәр, «бенгаль» таякчыклары белән бизәү бик урынлы. Кыюлар пешкән иткә спиртлы эчемлек ярдәмендә ут төртеп кунакларын шаккатыра ала.
Өйне дә Аждаһаның күңеленә ярарлык итеп бизәргә кирәк. Моның өчен алдан ук диңгез кабырчыклары, диңгез йолдызчыклары, балык һәм сигезаяк рәсемнәре әзерләп куегыз. Якыннарыгызга өләшергә Аждаһа рәвешендәге сувенирлар алыгыз.
Һәм, әлбәттә, иң кадерлеләрең янәшәсендә, сәгать телләре тылсымлы мизгелләргә якынлашканда күңел түрендәге теләкләрне теләү! Мин дә әти-әнием, абыем, туганнарым, дусларым белән бергә бәхетле һәм имин тормышта яшәүне теләрмен. Укуымны уңышлы гына тәмамлап, әйбәт эшкә урнашу да якты хыял-өметләр минем өчен. Һәм... һәрбер яшь кеше кебек үк, сөйгәнем белән гаилә корып, бәхетле гомер кичерү насыйп булсын, дип телим».
* * *
Гөлназ Закирова 17 июльдә Аждаһа елында Яр Чаллы шәһәрендә, танылган композитор Илгиз Закиров гаиләсендә дөньяга килә. Әтисенең баянда уйнавын, җырларын тыңлап үскән кызчык, 6 яшендә музыка мәктәбенә йөри башлый. Хәзерге вакытта Казан Дәүләт Консерваториясендә, композиторлар әзерли торган бүлектә 5 нче курста укый. Вокал дәресләре дә ала. Гөлназ үзенең башкару осталыгын дәрәҗәле бәйгеләрдә сынап караган. 2004 елда «Дуслык моңы» Халыкара конкурсында 1 нче урынны яулый. 2008 елда узган «Татар моңы» конкурсында 2 нче урынга лаек була. Ике ел элек С.Сәйдәшев исемендәге яшь композиторлар конкурсында 3 нче урынны ала. Менә шундый уңышлар!
Сәхифәне Рәйсә БОРҺАНИЕВА алып бара |
Иң күп укылган
|