|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.12.2011 Бәйрәм
Бер төн күпме тора?Көндәлек тормышта һәр тиенне санап яшәргә гадәтләнгән Россия халкы Яңа ел бәйрәмнәрендә чама дигән нәрсәне онытып җибәрә. 31 декабрь төненә әзерләнү аларга ким дигәндә 17 мең сумга төшә. Чит илдә исә, киресенчә, бәйрәм чыгымнарын елдан-ел киметә башлаганнар. Deloitte тикшеренү оешмасы үткәргән әлеге сораштыруда 18 ил халкы – 18 меңнән артык кеше катнашкан. Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Ростов һәм Россиянең башка шәһәрләрендә яшәүчеләр бәйрәм бюджетының яртысыннан артыгын – 10 мең сумга якын өлешен – бүләкләргә туздырырга җыена икән. Бәйрәм табыны аларга якынча 4 мең сумга төшәчәк, тагын 2,5-3 мең сумны россиялеләр күңел ачуга сарыф итәргә ниятли.
Европа халкы да Яңа ел уңаеннан акчаны уңга-сулга сарыф итәргә гадәтләнгән. Чыгымнар буенча беренчелекне Ирландия һәм Швейцария халкына биреп булыр иде. Аларның бәйрәм бюджеты 25-35 мең сум тирәсе. Испания, Италия һәм Португалиядә 31 декабрь төне, уртача алганда, 20-24 меңгә төшәчәк. Иң кысмыр халык Голландия һәм Грециядә яши булып чыкты. Бүләкләр алу, бәйрәм табынын әзерләүдә алар 8-12 меңгә сыешырга ниятли. Европа халкы акча туздыру буенча Россияне уздырган кебек күренсә дә, медальнең икенче ягы да бар. Бездә Яңа елга багышланган чыгымнар былтыргы белән чагыштырганда 11 процентка артса, чит илдә алар киресенчә, кими икән. Әйтик, шул ук Греция, Ирландия, Португалиядә “акча туздыру” төшенчәсе белән бөтенләй хушлашырга йөриләр, ахры. Аларның бәйрәм чыгымнары 20 процентка диярлек кимегән. Белмәссең, әллә греклар шул хәтле ярлы, әллә без артык юмарт.
|
Иң күп укылган
|