поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Әй, малай, мондый кыйммәтле концертка билетны ничек алдың? 
    – Әнием сатып алды. 
    – Ә үзе кайда?
    – Өйдә билет эзли. 
Бүген кемнәр туган
  • 06 Октябрь
  • • Рөстәм Сүлти - шагыйрь
  • • Гали Арсланов - галим
  • • Наил Якупов - хоккейчы
  • • Марат Шәйбәков - җырчы
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
  • Казан шәһәре Вахитов районыннан узэктэ,Право- булачная урамында, ОКТЯБЕРЬ аенда 2 булмэле квартира арендага бирелэ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
Архив
 
15.09.2026 Мәдәният

“Без бераз вакыттан алдарак атладык” (ФОТО)

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры “Чорма” дигән кием коллекциясе чыгарган иде. Театрның матбугат хезмәте җитәкчесе Луиза Закирова “Чорма”ның серләрен чишә.

Тинчурин театры брендын булдыру идеясе режиссёрыбыз Айдар Җаббаров тарафыннан тәкъдим ителде һәм ул инде сезон башында ук формалаша башлады. Әмма, күрәсең, әлеге идеянең чынга ашу вакыты нәкъ менә «Казан егетләре» спектакле дөнья күргән чорга туры килергә тиеш булгандыр. Без гадәти логотиплы футболка, худи, кепкалар белән генә чикләнмичә, берничә адым алга китәргә – тирәнрәк мәгънә салынган, концептуальрәк киемнәргә алындык. Без «Чорма» дип исемләнгән беренче коллекцияне тәкъдим иттек. Бу исем очраклы түгел. Коллекция тулысынча авыл рухын, авылның үзенә генә хас җылылыгын һәм гади матурлыгын чагылдырырга тиеш иде.

Чорма да юкка сайланылмады. Анда ниләр генә юк: бабайның яшьлеген искә төшергән затлы пинжәге дә, әбинең арка җылысы да, әнинең яшьлектәге итәге дә... Шуңа күрә яңа коллекциядә авыл мотивлары аеруча нык чагыла: бомберлардагы тәрәзә сурәтләре, чәйнек, тәлинкә, чынаяклы аксессуарлар, телогрейканы хәтерләткән ефәк жилеткалар – болар барысы да шул мохиткә бер ишарә.

Әгәр Сез «Казан егетләре» спектаклен күргән булсагыз, андагы тәрәзәләр, һичшиксез, игътибарыгызны җәлеп иткәндер. Хәзер исә нәкъ менә шул тәрәзәләр яңа коллекциянең төп бизәкләренең берсенә әверелде. Шуңа күрә Тинчурин театрының әлеге башлангычын турыдан-туры «Казан егетләре» спектакле белән бәйләргә мөмкин. Бу – авыл рухын шәһәр мохитенә күчерү омтылышы. Авыл киемнәре – шәһәр кешесе өчен яңача яңгырашта!

Әлеге коллекцияне булдыруда дизайнер Наҗия Галимова зур өлеш кертте. Коллекция Казан шәһәренең халык сәнгате һөнәрләре техникумы базасында тегелде. Аның директоры Раушания Сәүбәнова – идеяләргә бай, иҗади карашлы кеше. Ул безнең тәкъдимне зур теләк белән кабул итеп, аны кыска вакыт эчендә тормышка ашырырга ярдәм итте.

Тукымаларга аерым тукталып китәсе килә. Бүгенге көндә бөтен дөньяда этно мотивлар игътибар үзәгендә булганда, без дә әлеге юнәлештән читтә калмадык. Коллекциядә

сыйфатлы, үзенчәлекле этно тукымалар кулланылды, алар милли тамырларны заманча формада ачарга ярдәм итә. Минемчә, без хәтта бераз вакыттан алдарак та атладык кебек. Коллекция кыю холыклы булып чыкты. Ул үзен күрсәтергә курыкмаган, стиль аша үз фикерен әйтергә теләгән шәхесләр өчен тудырылган.

ТаңЧулпан

Идел

---
Тинчурин театры
№ --- | 15.09.2026
Тинчурин театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы