• 26.06-28.08 Театрализованное фольклорное Казан-шоу. Туган авыл.
  • 24.07 Ришат Тухватуллин. Жэйге очрашулар. Майдан Сабантуй. 19.00
  • 06.08-15.08 Салават. 31 сезон. Камал театры
  • 18.09 Хәмдүнә Тимергалиева истәлегенә. УНИКС. 17.00
  • 16.10 20ел TATAR RADIOSI. Татнефть Арена. 18.00
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
Бүген кемнәр туган
  • 24 Июль
  • Айрат Ильясов - шоумен
  • Чулпан Закирова - биюче
  • Гали Ильясов - җырчы
  • Исэнмесез, кем Балтачта фатир сдавать итэ икэн? +7 939 371-04-19
  • Станок (циркулярка+фуганок)сатыла, кулланышта булган. Актаныш. 89063275274.
  • Корбанга хэм асрарга куп торле нэселдэн сарыклар, тэкэлэр, саулыклар, бэтилэр сатыла. Балтач районы. 89874245531 (ватсап бар)
  • Татарча сөйләшүче хатын-кыз тегүче кирәк. Казан.Тел: 9050216055
  • Чия сатыла,120 сум, 89033131910.
  • Хәләл үрдәк түшкәсе, 3кг900г, кг 350 сумнан. Казан, 8 927 40 592 02
  • "С" һәм "Д" категорияле машина йөртүчеләр кирәк. Эш шартлары, түләү яхшы. Шалтыратыгыз! 8-953-484-04-46
  • Үзебезнең умарталыктан яхшы сыйфатлы яңа бал сатыла. Казан буенча китереп бирү дә каралган. 3л - 1600сум. Теләүчеләр булса, 89625497103 телефонына шалтыратыгыз.
  • КАЗАНДА ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ ХЕЗМЭТЕ. 89196271171
  • Балык Бистәсе районының Балыклы Чүкәй авылында йорт сатыла.Кыйммәт түгел. 89393718109
 
 

 
Архив
 

               

07.12.2011 Милләт

Тел һәм милләт Исхакый әйткәннән алданрак та юкка чыгарга мөмкин

Халыкны милләт итеп торучы иң беренче билге – бу аның теле. Милләт белән тел аерылгысыз төшенчәләр булып хисапланалар. Аларның берсе бетсә, икенчесе дә юкка чыга. Ләкин беренче булып тел югалыр, аннан соң инде милләт. Кемдер теле барның – иле бар, дип әйткән.

Гаяз Исхакый, ике йөз елдан соң татар милләте, ассимиляцияләнеп, юкка чыгар, дип фаразлаган. Әле бу татарлар ассимиляциясенең башында әйтелгән сүз. Хәзер инде бу процесс шул кадәр тиз һәм көчле бара ки, аны туктатып булмаска охшый. Һәм тел белән милләтнең Исхакый әйткәннән алданрак та юкка чыгуы мөмкин. Процесс бара, әмма бу турыда мәдәният әһелләренең сүзе аз ишетелә, ә хакимияттәге түрәләр бөтенләй дә эндәшми. Әгәр татар теле белән татар милләте юкка чыкса, язучылар, шагыйрьләр, драматурглар һәм артистларның иҗат җимешләрен кем укыр да, кем карар һәм тыңлар икән.

 

Халыкның үз ана теленә хөрмәтсезлек, битарафлык күрсәтүенә һәм ассимиляциягә болай бирелүенә нинди сәбәпләр мәҗбүр иткән? Сәбәпләрнең беренчесе итеп югары уку йортларына керү имтиханнарының һәм алардагы укытуның рус телендә генә булуын күрсәтергә мөмкин. Балалары мәктәпне татар телендә бетереп, шул телдә имтихан тапшырырга һәм шул телдә укырга мөмкинлек булмагач, ата-аналар, нигә кирәк татар телендә уку, дип, балаларын русча укырга биргәннәр. Икенче сәбәп – барча эш кәгазьләренең һәм эштә, төрле учреждениеләрдә сөйләшү рус телендә генә алып барылуы. Бу сәбәпләр тәэсирендә татар теленең кулланылыш күләме тараеп, татарлар үзара да, хәтта гаиләдә дә рус телендә сөйләшә башладылар. Моның нәтиҗәсендә татар телендә китап укучылар да, телевидение тапшыруларын караучылар да азайды.   

 

Татар теленең абруен төшерү, аны хөрмәт итмәү XX гасырның 20 нче елларыннан башланып китә. Шул елларда кайбер тел «галимнәре» татар әдәби телен сөйләү теленә әйләндерү өстендә эшләп, телгә «реформа» үткәрәләр. Бу «реформа» барышында гасырлар буе тупланган тел традицияләрен исәпкә алмыйча, һич тә кирәк булмаган үзгәрешләр кертәләр һәм татар телен баетып торган гарәп-фарсы сүзләрен телдән чыгарып ташлыйлар. Бу үзгәрешләр нәтиҗәсендә телнең сүз байлыгы да, матурлыгы да кими. Ә бит без 1000 еллык мәдәниятебез бар дип мактанырга яратабыз. Реформаторлар исә, татар теле – традициясез, тарихсыз тел, аны ничек теләсәң – шулай үзгәртеп була, дип уйлаганнар, күрәсең. «Реформа» үз эченә нәрсәләрне ала? Минем кулымда ике китап: беренчесе – 1909 елда «Үрнәк» матбагасында басылган «Хикәяләр һәм пьесалар җыентыгы», икенчесе – 1926 елда чыгарылган «Борынгы Болгар хәрабәләре арасында» дигән туристлар өчен юл күрсәткеч белешмә. Аларның икесендә дә сүзләр, чыгыш килешендә булганлыгын күрсәтер өчен, «дан» һәм «дән» кушымчаларына тәмамланган. Шуның белән бергә, сүзне урын-вакыт килешендә икәнлеген «да» һәм «дә» кушымчалары белдергән. Шулай ук бу китапларда, күплекне күрсәтер өчен, сүз ахырына «лар» һәм «ләр» кушымчалары кушылган. 1929-30 елларда татар алфавитын үзгәрткәндә кайберәүләр телгә дә үзгәрешләр кертергә кирәк дигән фикергә килгәннәр. Менә шул реформа нәтиҗәсендә, хәзер чыгыш килешендә «дан» һәм «дән» белән бергә «тан» һәм «тән» кушымчалары, ә күплекне күрсәтүче «лар» һәм «ләр» белән беррәттән, «нар» белән «нәр» кушымчалары кулланыла башлый. Шулай ук урын-вакыт килешендә дә «да» һәм «дә» кушымчаларына тагын «та» һәм «тә» дә өстәлә.

 

Бездә «алып» һәм «калып» дигән сүзләр бар. Алар бер яктан, фигыльне белдерсә, икенче яктан, исемне дә белдерә. Татар телен мөстәкыйль өйрәнүче кешегә бу сүзләр очрый калса, аларның кайчан фигыль, кайчан исем булып килүен белер өчен, аңа артык баш катырырга туры килмәсме? Әгәр бу сүзләр фигыль булып килгәндә «алыб», «калыб» ә исем булып килгәндә «алып», «калып» дип язылса, һичнинди буталчыклык булмас иде. Тагын шуны әйтергә кирәк, шундый фигыль төре ахырында, тоташтан «б» урынына «п» язу нәтиҗәсе буларак, телдә «таптап», «каплап», «саплап» һ.б.ш. кебек «матур» сүзләр пәйда булган.

 

Тел «реформа»сының татар теленә файдасы сизелми. Ләкин зарары бар. Тел буталган, әдәби тел сөйләм теленә әйләндерелгән. Ләкин һәрбер телдә һәрвакыт әдәби тел дә, сөйләм теле дә булган. Аларны бертөсле итәргә тырышу – кирәкмәгән эш. Әдәби тел – тарихи мирасыбыз. Аны фәкать матурлау, аның сүз байлыгын арттыру гына мөмкин. Әдәби телгә кирәкмәгән үзгәрешләр кертү – зур хата. Бу үзгәрешләрне фәнни хезмәт дип түгел, ә башбаштаклык белән конъюктурага яраклашып яки административ-команда ысулы белән кылынган гамәл дип әйтергә була. Реформа үткәрер өчен, аның авторлары нинди «дәлил»ләр китергән икән? Әлбәттә, алар монда кайбер сүзләрдә «дан», «дән» кушымчаларының, «тан», «тән» кебек, күплек санда «лар», «ләр»нең «нар», «нәр» булып һәм кайбер фигыльләр ахырындагы «б» авазы «п» булып ишетелүен «дәлил» итеп күрсәткәннәр булса кирәк. Инглиз һәм француз телләрендә сүзләрнең бер төрле язылып, икенче төрле әйтелүе бик еш очрый. Безгә иң якын булган рус телен алыйк. Анда да «подпередь», «подскочить», «стрижка», «сторожка», «коровка» дип язылган сүзләр һәм «Иванов», «Петров» фамилияләре сөйләгәндә «потпередь», «потскочить», «стришка», «старошка», «каропка», «Иваноф», «Петроф» дип ишетелә. Бу халыкларга (инглиз, француз һәм рус) ничек ишетелсә – шулай язылсын дип һичкем тәкъдим итми. Әгәр хаҗәте булса, аларда да мондый реформалар үткәрер өчен акыллы башлар табылыр иде. Ә бездә мондый «реформа» үткәрергә була. Татар теленә бер дә кирәк булмаган «тан», «тән», «та», «тә», «нар», «нәр» кушымчаларын кертү телнең гасырлар буе төзелеп килгән тәртибен бозган, аны буташтырган. Татар телен болай реформалауның шома-ансат үтүен күреп, «татар теленең фәлән-фәлән җире алай түгел, болай булырга тиеш», дип, яңа реформалар үткәрергә теләүчеләр тагын табылмасмы, дип куясың...


Касыйм ХӘМЗИН, физика укытучысы
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№9 (833635) / 21.03.2013 17:41:41

ул тугел БИТ((((

№8 (788621) / 07.12.2011 23:02:31

Сезгэ дэ бишле куеп булмый.Aкыллырак фикер эйтсэгез эле, эчтэлеге очен уйлап карарга булыр иде.Кешелэр йорэклэре янганга курэ фикер алышалар.Хата эзлэп утырырга вакыт юк монда.Гафу,элбэттэ.

№7 (788599) / 07.12.2011 21:13:28

Шушы минутта язып утрасыз,ә грамматикагыз икеле.

№6 (788597) / 07.12.2011 21:02:45

Курыкмагыз татарның теле югалмас,
чөнки ул бик зур һәм озын.

№5 (788590) / 07.12.2011 20:42:17

Автор кузгаткан тема безнең милләт өчен бик мөһим мәсьәлә. Мондый мәкаләләр көн саен чыгып торса да таманга туры килер иде. Физикларның бу проблема белән борчылулары аеруча сөендерә.
Телне саклап калуның иң мөһим юлларыннан берсе - аны гаиләдә саклап калу, гаиләдә куллану. Балаларың "мин - татар" дип горурланып, курыкмыйча әйтә белсәләр, тел, милләт югалмый дип әйтергә була.

"...Татар теленә бер дә кирәк булмаган «тан», «тән», «та», «тә», «нар», «нәр»" - шушы мәсьәлә турында гына бер-ике сүз әйтәсе килә. Телләр төрле булган кебек, аларның ясалу, структур төзелешләре, принциплары да төрле. Урыста морфологик принцип, көнбатыш европа телләрендә традинңион принңип, ә бездә фонетик принцип, ягъни ничек әйтелә шулай языла. Тарихны кире борып булмаган кебек, телдә дә кире китеп булмас кебек. Киресенчә, калын к, ѓ ў хәрефләрен кертеп, телне тагын да камилләштереп булыр иде.
Бу минем фикер. Авторга мәкаләсе өчен зур рәхмәт әйтәсе килә

№4 (788586) / 07.12.2011 20:23:04

Тагын уз фикеремне эйтэсем килэ чонки теллэр белу джипта йорергэдэ,остэлендэ нигъмэтлэр арттырырга да комачауламый.Чит иллэргэ карасан, халыкнын яртысыннан артыгы кон-куреш,халыкка хезмэт курсэту олкэсендэ эшли.Инде милли хисебез усеп, ана телендэ сойдэшуне артык курэбез икэн ,халыкка хезмэт курсэту белэн шогеллэнгэн кешелэргэ hич шиксез ана телебезне,рус телен hэм башка теллэрдэ дэ аралаша белучелэр кирэк булачак. Бугенге кондэдэ акыллырак житэкчелэр халык белэн эшлэучелэрнен ике тел белгэннэрен кулаерак курэлэр. Чонки узенен миллэтен яраткан кеше уз телендэ аралашырга тели hэм тырыша. Менэ шул турыда анлатасы иде яшьлэргэ.Бэлкем минем фикерем "тарырак"тыр да лэкин иртэме сонмы бу коннэрне без курэчэкбез. Безнен халык кая барса да жирле халыккны хормэтлэу йозеннэн ул телне ойрэнэ.Гаилэлэребездэ ана телебезнен чишмэсе кибергэ юл куймыйк.Монысы бездэн ата-аналардан тора.

№3 (788527) / 07.12.2011 19:10:14

Телне саклап калыр өчен хакимият тә, гаилә дә тырышырга тиеш. Әмма безнең хакимияттә утырган татрның да, шулай ук гаиләдә урыслашып барган гаилә башлыкларының да милли горурлыклары бүксә эченә кереп качкан. "Татарча белеп кенә синең өстәлеңә ипи кайтмый, джипта йөреп булмый" кредосы белән яшиләр. Шулай булгач, хакимиятнең иң биек ноктасында утырган кеше татар телен югары дәрәҗәгә күтәрергә дигән ният белән җиң сызганып тотынмаса, безнең сүзләр тәрәзә аша очып чыга алмаган чебен безелдәүе кебек кенә булып кала бирә.

№2 (788522) / 07.12.2011 18:46:26

шулай!

№1 (788520) / 07.12.2011 18:43:12

Минемчэ туган телнен чишмэ башы-гаилэдэ. Баланын теле ана телендэ ачылмый икэн ,анарга теле нинди телдэ ачылды шул сойлэм кунеленэ якын .Э хэзер узлэребезне кузлэребезне зурырак итеп ачып ,читтэнерэк кузэтик! Олы гына яшьтэге татар апалары ,энилэре турында эйткэндэ юк, оныклары белэн вата-сындра русча сойлэшергэ тырышалар.Бар гаеп узебездэ,ил житэкчелегенэ упкэбезне белдереп утырганчы узебез тозэлик! Югары уку йортларында укытуны татар теленэ кучерик -диеп юкка саташып утырмыйк эле.Бу юкка акча эрэм иту генэ булачак.Хэлдэн килсэ ана телебезне саклап калып .донья кулэм кирэкле белгечлэр эзерлисе иде .Бездэ укып белем алган белгечлэргэ доьянын барлык иллэрендэ дэ сорау булсын иде . Менэ шуна ирешсэк, Татарстаныбызны барлык доньяда белерлэр.hэм телебезне дэ ойрэнергэ тырышырлар .
Балаларыбызга ниндм мсемнэр куябыз-Диана,Альбина,Света,Артур h.б. Элбэттэ бу исемнэр барысы да бик матур лэкин безнен халыкка hичтэ ятышлы исемнэр тугел чонки борын борыннан безнен халыкта Галиялэр,Галимэлэр,Жэмиллэр кунелгэ якын, колакка ятыш булган. Бу минем фикер,юкны бушка алыштырып утырганчы АНА ТЕЛЕБЕЗНЕН боеклегеен балаларыбызнын канына сендереп устерсэк миллэтебез кимемичэ-усэр hэм татар теленэ дэ,татар телендэ язылган китапларга да ихтияж артыр.

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar