поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Бөтен нәрсә артты инде быел.
    – Алай димә, хезмәт хакы артмады.
Бүген кемнәр туган
  • 09 Октябрь
  • • Миләүшә Шәйхетдинова - актриса
  • • Илдус Якупов - композитор
  • • Празат Исәнбәт (1927-2001) - режиссер
  • • Әнвәр Шәрипов - әдәбият тарихы галиме
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
Архив
 
09.09.2026 Милләт

Халыклар дуслыгы йортында Россия халыклары телләре көненә багышланган бәйрәм узды (ФОТО)

Бәйрәм мәктәп балалары өчен әзерләнгән «Дуслык һәм татулык дәресләре» дигән әдәби программа белән башланып китте. Аны Татарстан халыклары Дуслыгы йорты һәм Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе оештырды.

Яшь тамашачылар Россия халыклары әкиятләре буенча китап күргәзмәсе карадылар, халыклар бердәмлеге елына багышланган китап кыстыргычлары ясау буенча мастер-класста, уеннарда һәм Тукай иҗатына багышланган викторинада катнаштылар.  

Халыклар Дуслыгы йортында төрек теленнән сынау дәресе дә узды. Күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең төрек бүлеге укытучысы Әнҗе Мәхмүтова балаларны төрек халкының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән таныштырды.

Бәйрәм «Дуслык һәм татулык дәресләре» дигән мәдәни-мәгърифәти проект белән дәвам итте. Укучылар «әйе/юк» карточкалары ярдәмендә төрле милләт кешеләре арасындагы дуслык турындагы сорауларга җавап бирделәр, мәдәни аермаларга карамастан, уртак тел табуга нәрсә ярдәм итүе хакында фикер алыштылар. Балалар шундый нәтиҗә ясадылар – чын дуслыкка тәрҗемәче кирәкми, ул башка мәдәнияткә карата хөрмәт һәм кызыксынудан башлана.

Соңыннан бик матур концерт программасы булды. Бәйрәм бергәләп «Туган тел» һәм «Дружная семья» җырларын башкару белән тәмамланды. 

---
Addnt.ru
№ --- | 09.09.2026
Addnt.ru печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы