|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
09.09.2026 Мәдәният
Казанда «Алтын минбәр» кинофестивале тәмамланды (ФОТО)Кичә XXII Казан халыкара «Алтын минбәр» кинофестивале тәмамланды. Җиңүчеләрне игълан итү һәм бүләкләү тантанасы Камал театры бинасында узды. Төп номинациягә Иран режиссеры Бабак Хаҗепаша төшергән «Земля ангелов» фильмы лаек булды. Шулай итеп, «Иң яхшы тулы метражлы нәфис фильм» өчен Гран-при Иранга китте. Әлеге фильм камалыштагы Газада яшәүче балалар язмышы турында сөйли. Кичәнең иң әһәмиятле бүләкләренең берсе – Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин инициативасы белән гамәлгә куелган «Кино сәнгатендә рухилык өчен» дигән махсус премия булды. Әлеге бүләкнең беренче иясе – «Мөгаллим» фильмы. Татарстан һәм Үзбәкстан кинематографистларының уртак проекты бөек татар дин галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең яшьлек елларына багышланган. Бу фильм “Алтын минбәр”нең ачылышында күрсәтелде. Әлеге зур масштаблы проект артында генераль продюсер Миләүшә Айтуганова җитәкләгән команданың гаять зур хезмәте тора. Нәкъ менә ул режиссер Рамил Төхвәтуллин белән бергә берничә ел элек әлеге идеяне мөфтигә тәкъдим иткән һәм фильм төшерү өчен аның хәер-фатихасын алган. Тантананың абсолют җиңүчесе Таҗикстан режиссеры Изабель Каландарның «Еще одно рождение» картинасы булды – фильм дүрт бүләккә, шул исәптән Татарстан Рәисе призына, NETPAC призына һәм жюриның махсус билгеләп үтүенә дә лаек булды.
--- |
Иң күп укылган
|