|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
09.09.2026 Мәдәният
Татар китабы йорты оештырган пленэрдан ФОТОрепортажАвгуст ахырында татар китабы йорты Казанның Островский урамында ачык пленэр оештырган иде. Чарага профессиональ рәссамнар, сәнгать юнәлешендә белем алучы студентлар, сәнгать мәктәпләре укучылары һәм рәсем ясарга яратучылар җыелды. Пленэр башында катнашучылар өчен Островский урамы буйлап кыскача экскурсия үткәрелде. Рәссамнарга урамның үзенчәлекле урыннарына игътибар итәргә һәм аларны үз иҗади карашлары аша сурәтләргә тәкъдим ителде. Островский урамының тарихи йортлары, ишегаллары, архитектура детальләре, шәһәр кешеләре һәм бүгенге тормышы элекке заманда да, хәзер дә бик үзенчәлекле. Бер үк урынның төрле авторлар күзлегеннән төрлечә күренүе аеруча кызыклы булды. 6 сентябрьдә Татарстан Республикасы Милли музеенда пленэр нәтиҗәсендә иҗат ителгән эшләрдән торган күргәзмә оештырылды. Ул көнне күргәзмәне 300дән артык кеше карады. Соңыннан кайбер рәсемнәр музейга бүләк итеп бирелде. Ә кайбер рәсемнәрне киләчәктә музейның социаль челтәрендә карап булыр. Әлеге ачык пленэр һәм күргәзмә Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институтының «Күрше. Мирас» махсус проекты ярдәмендә гамәлгә ашырыла торган «Йортлар һәм язмышлар: Вознесенская / Островский урамнары» проекты кысаларында үткәрелде.
--- |
Иң күп укылган
|