поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Әй, малай, мондый кыйммәтле концертка билетны ничек алдың? 
    – Әнием сатып алды. 
    – Ә үзе кайда?
    – Өйдә билет эзли. 
Бүген кемнәр туган
  • 06 Октябрь
  • • Рөстәм Сүлти - шагыйрь
  • • Гали Арсланов - галим
  • • Наил Якупов - хоккейчы
  • • Марат Шәйбәков - җырчы
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
  • Казан шәһәре Вахитов районыннан узэктэ,Право- булачная урамында, ОКТЯБЕРЬ аенда 2 булмэле квартира арендага бирелэ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
Архив
 
08.09.2026 Мәдәният

Казан ноябрьдә бишенче тапкыр «Шәрык базары» фестивален кабул итәчәк

Агымдагы елның 9-22 ноябрендә Татарстан башкаласында онлайн һәм офлайн форматта бишенче тапкыр «Россия – Көнчыгыш» («Казанда Көнчыгыш базары») Халыкара милли мәдәниятләр фестивале узачак.

Чараны Татарстан Республикасының Рәшит Ваһапов исемендәге Татар мәдәнияте иҗтимагый фонды оештыра. Форумның эшлекле программасын оештыруда ТР Фәннәр академиясе һәм Казан дәүләт мәдәният институты катнашачак. Төбәк Министрлар Кабинетының тиешле боерыгын ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Моннан тыш, боерык нигезендә фестивальнең оештыру комитеты төзелде. Комитет рәисе РФ мәдәният министры урынбасары Андрей Малышев булачак. Аның рәистәше итеп ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева билгеләнде.

Оештыру комитеты рәисе урынбасарлары буларак Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов билгеләнде. Секретарь итеп Татарстан Министрлар Кабинеты Аппаратының ТР халыклары мәдәнияте һәм телләрен үстерү идарәсе башлыгы Ләйсән Низамова билгеләнде.

Боерыкның үтәлешен контрольдә тоту ТР Мәдәният министрлыгына йөкләнгән.

Татар информ

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы