|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
08.09.2026 Тарих
Татарстан Милли музеенда татар меценатлыгы традицияләре турында проект тәкъдим ителә (ФОТО)11 сентябрьдә Татарстан Республикасы Милли музеенда «Татар милли меценатлыгы традицияләре: башлангычлар һәм хәзерге заман» дип аталган проект тәкъдим ителәчәк. Ул «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең грантлар конкурсы ярдәмендә тормышка ашырыла. Проектны «Ярдәм» хәйрия фонды тәкъдим итә. Аның төп максаты – татар меценатлыгы традицияләрен популярлаштыру өчен социаль-агарту мәйданчыгы булдыру. Инициатива кысаларында тарихчы галимнәр катнашында лекцияләр циклы оештыру һәм татар меценатлары турында документаль фильм төшерү каралган. Проектның мөһим өлеше – «Игелек сызыгы: татар сәүдәгәрләре һәм аларның мирасы» дип аталган күчмә күргәзмә. Ул Татарстан шәһәрләре һәм районнарына, шулай ук Россиянең татарлар яшәгән төбәкләренә барачак. Экспозиция Юнысовлар, Апанаевлар, Аитовлар кебек танылган сәүдәгәрләр династияләре һәм бүгенге көн хәйрия оешмаларының эшчәнлеге турында сөйли. Күргәзмә нигезендә — Татарстан Республикасы Милли музее фондларыннан XIX гасыр – XX гасыр башы татар хәйриячеләренең фотографияләре һәм документлары. Презентациядә Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе Марат Гатин, Татарстан Фәннәр академиясе академигы Искәндәр Гыйләҗев, Россия Ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, ТР Милли музее директоры Айрат Фәйзрахманов һәм башкалар чыгыш ясаячак.
--- |
Иң күп укылган
|