|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
08.09.2026 Бәйрәм
Бүген Гөлзадә Сафиуллина юбилеен бәйрәм итә (ТАРИХИ ФОТОЛАР)Бүген – күренекле җырчы, Татарстанның халык артисты, Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты, Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Гөлзада Гомәр кызы Сафиуллинаның туган көне, 80 яшьлек юбилее. Гөлзадә Сафиуллина үзенең иҗади сәхнә эшчәнлеген 1973 елда Самара өлкә филармониясендә җырчы һәм сүз остасы булып башлый. 1980 елда Казанга кайта һәм Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә эшли башлый. “Ул җырлау мәктәбен Илһам Шакиров белән Әлфия Афзаловадан, аларның концертларын алып баручы, сүз остасы булып эшләгәндә ала. Ул гомере буе профессиональ сәхнәдә, эшмәкәрлек эшендә, милли хәрәкәттә, кыю, ачык фикерле булган, татар халкының язмышы, киләчәге өчен борчылып, янып яшәүче, «Сөембикә варислары» төрки-татар балалар фестивален оештырып яшь буынны шул юнәлештә үстерүче сәнгать әһеле, «Гөлзада» студиясе хуҗабикәсе дә. «Гөлзада Сафиуллина – һичшиксез татар җыр сәнгате дөньясында үз урынын тапкан, һәм үз сүзен әйтүче уникаль шәхес. Ул үзенең моңнары белән милләт күңеленә үтеп керә алды. Ул – халкыбызның мирасын җыючы да, энҗе-мәрҗән итеп туплаучы да, кадерен белеп саклап, алдагы буыннарга тапшыручы да», – дип язды аның турында музыка белгече Филүсә Арсланова. Гөлзадә Сафиуллина – һичшиксез татар җыр сәнгате дөньясында үз урынын тапкан, һәм үз сүзен әйтүче уникаль шәхес. Ул үзенең моңнары белән милләт күңеленә үтеп керә алды. Ул – халкыбызның мирасын җыючы да, энҗе-мәрҗән итеп туплаучы да, кадерен белеп саклап, алдагы буыннарга тапшыручы да.
--- |
Иң күп укылган
|