08.09.2026 Дин
Иске чардуганны тимер җыючыга брергә ярыймы?
Сорауга Казандагы "Гаилә" мәчете имам- хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирә.
Зиратта чардуганны алыштырырга теләгән идек. Аның искесен тимер җыючыга тапшырырга ярыймы?
Айрат, Казан
— Төрле җирлектә төрле кагыйдәләр кабул ителгән. Башта авылдагы имам белән киңәшләшегез. Әгәр иске чардуганны тимер җыючыга тапшырасыз икән, акчасын мохтаҗларга сәдака итеп бирсәң хәерлерәк.