|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
07.09.2026 Мәдәният
Уразовка авылында Кави Нәҗмигә һәйкәл-бюст ачылачак (ФОТО)Бу көннәрдә Түбән Новгород өлкәсенең Уразовка авылында Кави Нәҗмигә һәйкәл-бюст урнаштыру буенча әзерлек эшләре кайный. Тиздән бер мәйданда иңне-иңгә куеп өчәү басачак – Рәшит Ваһапов, Хәйдәр Бигичев һәм Кави Нәҗми. “Алар гади авылдашлар яисә гади бюстлар гына түгел. Алар – милләтнең өч таянычы – Тавыш, Күңел һәм Сүз. Шушы кырларда туып-үсеп, алар татар мәдәниятен бөтен дөньяга тараттылар, ә бүген исә үзләре чыккан җиргә кире кайталар. Ачылуны көтәбез. Уразовканың яңа көч белән яңгырый башлавын көтәбез”, – ди язган Рәшит Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фаттахов. P.S. Әлеге проект Рәшит Ваһапов исемендәге иҗтимагый фонд тарафыннан, Түбән Новгород өлкәсенең Татар милли-мәдәни берләшмәсе һәм Түбән Новгород өлкәсе татарлары конгрессы ярдәмендә, Кызыл Октябрь муниципаль округы администрациясе белән берлектә тормышка ашырыла. Идея авторы һәм проект җитәкчесе – Рифат Фәттахов. Скульптор – Тимофей Тюрин, архитектор – Герман Бакулин (ул нәкъ менә 10 ел элек Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичев һәйкәлләрен дә проектлаган иде). Кави Нәҗминең бронза бюсты Татарстан Республикасы акчасына ясалды. Ә территорияне төзекләндерү һәм постамент ясау чыгымнары язучының ватандашлары биргән хәйрия ярдәме исәбеннән эшләнелә.
--- |
Иң күп укылган
|