поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Бөтен нәрсә артты инде быел.
    – Алай димә, хезмәт хакы артмады.
Бүген кемнәр туган
  • 09 Октябрь
  • • Миләүшә Шәйхетдинова - актриса
  • • Илдус Якупов - композитор
  • • Празат Исәнбәт (1927-2001) - режиссер
  • • Әнвәр Шәрипов - әдәбият тарихы галиме
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
Архив
 
07.09.2026 Милләт

Казанда «Россия халыкларының традицион костюмы» дигән фестиваль узды (ФОТО)

4-6 сентябрьдә Казан «Россия халыкларының традицион костюмы» дигән Бөтенроссия фестивале мәйданчыгына әверелде. Әлеге чарада 20 төбәктән 400дән артык кеше катнашты.

Фестиваль программасында 5 номинациядә конкурслар, күргәзмәләр, ярминкә һәм Казан Кремле ишегалдында дефиле оештырылды. Татарстан Республикасының мәдәният министры Ирада Әюпова билгеләп үткәнчә, фестиваль үз тамырларыңа кайту һәм мәдәни кодны аңлауда ярдәм итә.

«Костюм – ул халыкның җаны. Аны белергә, аңларга һәм өйрәнергә кирәк», – диде фестивальне оештыручы Наталья Калашникова.

Конкурста соңгы дүрт елда иҗат ителгән костюмнар һәм курчаклар коллекциясе күрсәтелде.

Катнашучылар биш номинациядә көч сынаштылар:

* «Этнографик костюм» – милли костюмны реставрацияләү һәм реконструкцияләү. Биредә локаль үзенчәлекләрне һәм традицион технологияләрне саклау мөһим шарт иде.

* «Сәхнә костюмы»: иҗади коллективларның репертуарына туры китереп традицион костюмны органик рәвештә стилизацияләү.

* «Заманча авторлык костюмы»: бүгенге көннең мода таләпләренә җавап бирүче, әмма традицион кием бизәлешен, орнаментларын һәм образын саклаган костюм.

* «Традицион костюм кигән курчак»: милли костюмның үзенчәлекләрен чагылдырып кулдан кулдан ясалган авторлык курчагы.

* «Костюм аксессуарлары»: кулдан ясалган билбаулар, баш киемнәре, бизәнү әйберләре, аяк киемнәре һәм башка элементлар.

Пушкин исемендәге Мәдәният үзәгендә өч көн дәвамында конкурс күрсәтүләре һәм дефилелар үтте. Биредә тамашачылар һәм жюри әгъзалары Россия халыкларының милли костюмнарын карый алды. Ә уникаль һөнәрчеләр үзәгендә (ЦУМ) берьюлы өч күргәзмә ачылды: «Россия халыкларының традицион костюмы», «Традицион костюм кигән курчак», «Костюм аксессуарлары».

---
Addnt.ru
№ --- | 07.09.2026
Addnt.ru печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы