поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
07.12.2011 Җәмгыять

Котлау хаты

Саклык банкы, Яңа ел белән котлап, хат җибәргән. Билгеле, бу гади котлау гына түгел: банк мине бүләкләргә дә уйлаган. Бүләк шуннан гыйбарәт: махсус шартларда минем исемгә 382 мең сумлык кредит ачу хупланган. Миңа бу банкның клиенты буларак, күрсәтелгән номер буенча шалтыратырга һәм, документлар әзерләп, 5 елга кредит рәсмиләштерү артыннан йөри башларга гына калган. Дөрес, кредитның процентлары турында хатта берни дә әйтелмәгән, тик аларның бик аз булмавын чамаларга мөмкин.

Бу банк белән минем алыш-бирешем бик әллә ни зур түгел, ай саен банк картасына пүчтәк кенә акча кереп бара. Банкта, әлбәттә, финанс мөмкинлекләрем турында шул акчага карап белергә тиешләр. Башка керемнәрем хакында аларда мәгълүмат юк. Бу керемнәр белән генә мин банк алдындагы бурычымны биш елда да, унбиш елда да берничек тә түли алмаячакмын. Әҗәт процентсыз булганда һәм яшәү өчен бер тиен акча тотмаганда да, 60 айда банк картасына кергән айлык керемнәр белән генә кредитны каплап булмаячак. Кредит алу артыннан йөри башласам, башка ке­ремнәрем турында да бе­лешмә илтергә туры ки­ләчәк. Бәхеткә, өстәмә ке­ремнәрем бар һәм, телә­гәндә, тәкъдим ителгән акчаны алып, тормышны бөтәйтү берни дә тормый. Әмма банк җибәргән хатта минем керемнәрем хакында бернинди дә сорау юк. Сорасалар, хезмәт хакы турында ялган белешмә табу да берни тормый. Күпләр шулай эшли дә, хезмәт хакы турында ялган белешмә табып рәсмиләштерәләр әҗәтне. Бер банкның әҗәтен икенче банк­тан акча алып түләүче, аннан соң өченчесенә телә­неп чабучы кредитоманнар байтак хәзер. Әҗәтләргә мондый бәйлелек җитди психик авыруга әйләнә соңын­нан. Эчкечелек, наркоманлык, уен автоматларына бәйлелек кебек үк куркыныч чир ул – кредитоманлык. Ул чиргә каршы миндә ныклы иммунитет бар: процентлы әҗәт алудан иманым тыя, шуңа күрә төннәрем тыныч, телефоным кредит кайтаруны таләп итеп шалтырамый беркайчан да.

 

Банкларның кредит тәкъдим итеп активлашулары, әҗәт бирүне җиңелләште­рү­ләре, үз хезмәтләрен клиентларга даими тәкъдим итеп торулары – гадәти хәл хәзер. Бу – бө­тен дөньяда бара торган финанс кризисының бер билгесе, финанс базарының тараюына бәйле симптом. Мондый чакта кредит алудан аеруча сак булырга кирәк.

 

Банкларның кредит тәкъ­дим итеп мәш килүләре – процентлы әҗәт алырга те­ләү­челәр саны киме­гәнлектән. Финанс хезмәтләре күрсәтү базарының кысылуы исә – котылгысыз күренеш. Тор­мышларын кредит белән алып барырга күнеккән потенциаль катлау инде болай да әҗәткә баткан, берише хәтта бурычын түли дә алмаслык хәлдә. Шуңа күрә алар­ның яңадан кредит рәсмиләште­рерлек мөмкинлекләре юк. Банклар исә кредит тәгәрмәчен әйләндермичә һич тә яши алмый, чөнки бөтен табышлары процент акчасына бәйле. Куәтле банклар гадәттә мондый очракта башка ил­ләрнең базарын яулап алырга тырыша. Кредит алучылар санының тотрыклы үсеше генә яшәтә ала аларны. Үсеш тукталу белән, банкның көймәсе комга терәлә. Бүген бөтен дөньяда шул хәлне күзәтәбез. Илләр әҗәткә баткан, ипотекага йорт сатып алучылар әҗәткә баткан, сәнәгать тармаклары әҗәткә баткан. Әҗәтләрне түләүнең ике генә юлы бар: берсе – күп итеп акча басу, икенчесе – чыгымнарны чикләү. Ике юл да котылгысыз рәвештә тупикка китерә. Беренчесен 2008 елда сынап карадылар. Бу өч елдан соң әҗәтләр кризисының кискен­ләшүе белән җавап бирде. Хәзер инде чыгымнарны ки­метү белән мавыгып алырга җыеналар. Чыгымнарны ки­метү исә, бе­ренчедән, куллануның кимүе белән җитештерү кризисын көчәйтәчәк. Икенчедән, социаль тетрә­нүләр чорын башлап җибәрә­чәк. Дөньяда бо­ларның хәзер икесе дә кү­зәтелә. Җитештерү кризисы дигәне үз чиратында эшсезлекнең үсүен тәэмин итәчәк. Бу – халыкның керемен киметеп, икътисадтан билләрне тагын да кысыбрак бууны сораячак. Бүгенге капиталистик икътисадның хә­ле сихер­ләнгән боҗра кебек. Проблемаларны хәл итү юллары яңа проблемалар тудыра, аларын хәл итү исә ис­келәрен кискенләштерә. Шуңа күрә бүген зур суммага кредит рәсмиләштерүченең иртәгә эшсез калмам дигән гарантиясе юк. Мондый хәл 2008 елда бер күзәтелде, әҗәтләрен түли алмау сә­бәпле элмәккә менүчеләр саны кискен арткан иде ул елда. Күбесенең проблемасы нәкъ менә шул көтмәгәндә эшсез калуга бәйле иде.

 

Россиядә әлегә кризисның кискенлеге нык сизелми. Кара көнгә дип тупланган акча­ның байтак булуы һәм нефть бәяләре күпмедер тотрыклылык тәэмин итә. Тик алдавыч тотрыклылык бу. Кризис глобаль рәвештә бара, шуңа аерым ил җитәкчеләре генә, нинди генә талантка ия булса да, үз илләрен аннан саклап кала алмаячак. Рос­сиянең икътисадый үсеш министрлыгы илдән капитал качу кү­ләменең кискен рәвештә үсүен белдерде. Бу исә банк­ларда озакламый ликвидлык кризисы башланачак, ягъни кертем ияләренә акчасын кайтарып бирү мөмкинлеге чикләнәчәк дигән сүз. Саклык банкының котлау хатын укыганда, әнә шулар хакында уйландым.


Рәшит ФӘТРАХМАНОВ
Ватаным Татарстан
№ 243 | 07.12.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»