поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Әй, малай, мондый кыйммәтле концертка билетны ничек алдың? 
    – Әнием сатып алды. 
    – Ә үзе кайда?
    – Өйдә билет эзли. 
Бүген кемнәр туган
  • 06 Октябрь
  • • Рөстәм Сүлти - шагыйрь
  • • Гали Арсланов - галим
  • • Наил Якупов - хоккейчы
  • • Марат Шәйбәков - җырчы
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
  • Казан шәһәре Вахитов районыннан узэктэ,Право- булачная урамында, ОКТЯБЕРЬ аенда 2 булмэле квартира арендага бирелэ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
Архив
 
06.09.2026 Җәмгыять

Айдар Рәфыйков: "Машина тарту күп көч сорый"

Балтач районының Яңгул авылыннан көрәшчеләр гаиләсе — Илдар абый Рәфыйков һәм аның дүрт улы (Айдар, Руслан һәм игезәкләр Инсаф белән Илсаф) күпләргә яхшы таныш. Руслан милли көрәш буенча рәсми ярышларда бүген дә актив катнаша. Ә олы уллары Айдар Рәфыйковка исә Сабантуйларда машина тарту уенында тиңнәр юк диярлек.

Айдар Казанда яши. 35 яшь. Клиентларга йөк ташу буенча хезмәт күрсәтә.
 
— Гер күтәрергә, кул көрәштерергә яратам. Соңгы елларда Сабантуйларда машина тарту спортында катнашкалыйм. Бу төр миңа бик ошый, — ди Айдар. — Безнең Балтач районында машина тарту уены турында ишеткәнем юк. Арча ягында бераз күренә, Чистай районында популяр. Бөтен якта да кертсеннәр иде, дип телим. Көрәш, гер күтәрү, колгага менүләр кебек, машина тартуны да яратып караучы үз тамашачылары бар. Оештырырга мөмкинлекләре булса, кайбер яклар өчен яңа төр булыр иде.
Күптән түгел Айдар Чистай районы Кызыл-Болгар (Шахтер) авылында булып узган Сабан туенда көч сынашып кайтты. “Шевроле Нива”ны тартты.
 
— Бу автомобильнең авырлыгы — 1,4 тонна. Салонында тормозга басу өчен йөртүчесе утыра. Шуңа тулаем авырлыгын 1,5 тонна, дисәк тә була, — ди Айдар. — Иң авыры — техниканы урыныннан кузгатып алып китү. Аннары шул темпны тотып тартып барасың. Билгеле, җиңел түгел. Бөтен гәүдә эшкә җигелә. Аяклар — этә, куллар тарта, зур авырлык килә. Әмма булдырып чыктым. 15 метрны 11.9 секундта тарттым.
 
— Сер булмаса, нәрсә бүләк иттеләр, Айдар?
 
— Сабан туен оештыруда үзеннән зур өлеш кертүче Рамил Сөнгатуллин кәҗә бүләк итте. “Мари Иле ягыннан кайтарылган, 17 мең сумлык”, — диделәр. Ата кәҗә иде ул. Кая алып кайтыйм инде мин аны... Сабантуй тәмамлангач, өйгә Казанга киттем. “Кемгә булса да кирәкмиме?” — дип микрофоннан мәйданга игълан иттем һәм шул авылдагы бер әбигә калдырдым. Аңа биргәч, Рамил, өстәмә буларак, миңа сок чыгаргыч җайланма бүләк итте.
 
— Болай көч сынашу икенче көнне үзен яхшы сиздерәдер?
 
— Аякларга авырлык төшми калмый, мускуллар тартыша. Шуның өчен даими шөгыльләнергә. Ныклы физик әзерлек, көч, үзеңне һәрвакыт формада тоту кирәк. Әзерлексез чыгып, нәтиҗәләр яулап булмый, аннан бигрәк, сәламәтлеккә зур зыян китерүең бар...
 
 

Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 06.09.2026
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы