поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
07.12.2011 Җәмгыять

Күпме аңлатсалар да...

Инде күпме язып, аңлату эшләре алып барсак та, радиодан сөйләп, телевизордан күрсәтеп торсалар да, кешеләр алданудан туктамый.

Хәзер гади генә бер документ булдыру өчен дә әллә нинди түләүле бланклар сатып алырга кирәк. Паспорт белән бәйле эшем туры килеп, миңа да «Азино-2» полиция бүлегенә барырга туры килде. Монда миңа кирәкле бланкларны унбиш минут эчендә 130 сумга эшләп тә бирделәр. Шушы өч кәгазь кисәгенең ни өчен шул бәя торуын гына аңлый алмадым. Ярый, монысы минем эш түгел, полиция бүлегендә күреп-ишетеп өлгергәннәр миңа кызыграк тоелды. Чиратта утырганда ирле-хатынлы икәү килеп керделәр. Хатыны бик дулкынланган, кизү полицейскийга иренең паспорт югалту тарихын сөйли. Эштән кайтканда ирнең сумкасыннан паспортын һәм акча янчыгын урлаганнар икән. Маршрут автобусында халык күп, бу хәлнең ничек булганын ул сизми дә калган. Шуннан болар «Эфир» телеканалына игълан биргәннәр. Янәсе, кем дә кем паспортны таба һәм боларга кайтара – шуңа акчалата бүләк бирәчәкләр. Шалтырату озак көттермәгән. Бер ир-ат үзе белән таныштырган һәм: «Сезнең паспортны юл кырыеннан таптым. Эштән китеп йөри алмыйм, иртәгә мин эшли торган оешмага килегез, шунда бирермен», – дип шалтыраткан. Икенче көнне болар юлга чыккан, оешма янына килеп җитүгә, теге ир-атка шалтыратканнар. Ә теге: «Тиз арада телефоныма ике мең сум акча салыгыз, шунсыз паспортыгызны чыгарып бирмим!» – дигән. Яңадан шалтыратып караганнар, теге трубкасын алмаган. Шуннан тиз генә барып, ике мең сумны телефон номерына салганнар. Кире җыйсалар, теге номер бөтенләй юк дигән хәбәр генә ишеткәннәр. Ә оешмага кереп шалтыратучы ирнең исем-фамилиясен атагач, аның анда эшләмәве ачыкланган. Кыскасы, номер да юк, акча да юк, паспорт та юк... Бу хатын, бик борчылып, әлеге хәлләрне кизү полицейскийга сөйләгәндә ире, бер сүз эндәшмичә, сүз саен баш селкеп кенә торды. Аларга полиция хезмәткәре нәрсә дип җавап биргәндер, ишетеп өлгермәдем, чиратым җитеп, бланклар алырга кереп киттем. Әмма урта яшьләрдәге бу ир-атка һәм хатын-кызга исем-акылым китте. Ни галәмәттер! Гипноз дияр идең, алдакчылар белән күзгә-күз дә очрашмаганнар бит. Әлбәттә, алдап шалтыратучы бәндә бу кешеләрнең паспортын урламаган да, тапмаган да, кеше борчуында үзенә акча гына эшләгән. Тегеләре исә нәрсә эшләгәннәрен аңламый да калганнар.


Айсылу ИМАМИЕВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»