поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Әй, малай, мондый кыйммәтле концертка билетны ничек алдың? 
    – Әнием сатып алды. 
    – Ә үзе кайда?
    – Өйдә билет эзли. 
Бүген кемнәр туган
  • 06 Октябрь
  • • Рөстәм Сүлти - шагыйрь
  • • Гали Арсланов - галим
  • • Наил Якупов - хоккейчы
  • • Марат Шәйбәков - җырчы
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
  • Казан шәһәре Вахитов районыннан узэктэ,Право- булачная урамында, ОКТЯБЕРЬ аенда 2 булмэле квартира арендага бирелэ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
Архив
 
05.09.2026 Мәдәният

Эльвина Насыйбуллина: "Айдар белән сүзсез дә бер-беребезне аңлыйбыз"

Күпләргә татарча сериаллар, клиплар аша таныш, ТНВда һава торышын әйтүче үзенчәлекле тавышлы кыз Эльвина Насыйбуллинаны юксынып редакциягә шалтыратучылар булды.

Укучыларыбыз аны күптән күренми башлады дип борчыла.Эльвина исә хәзер режиссер Айдар Җәббаровның хатыны, бәби үстерәләр. Иҗаттан да туктап тормый ул, Кәрим Тинчурин театрына эшкә урнашкан. “Казан егетләре” спектаклендә Фирдәвес ролен башкара.
 
–Эльвина, режиссер хатыны булганга гына театрда эшли дигән сүзләрне еш ишетергә туры киләме ?
 
–Алай уйлаучылар бар инде. Үземә әйткәннәре юк югын. Тик бу дөрес фикер түгел. Айдар өчен эш урынында бернинди туганлык, дуслык дигән нәрсә дә юк. Ул бөтен кешегә тигез карый. Миңа карата бәлки таләпчәнрәктер дә әле. Кастингны узган бер төркем яшьләр барыбыз да “Казан егетләре”ндә, “Отелло” спектакльләрендә катнашабыз.
 
– Режиссер хатыны булу авырмы?
 
– Бик җиңел түгел. Ләкин шунысы бар –Айдар минем өчен театрда гына режиссер. Без эштә чакта дистанция саклыйбыз. Хәтта труппадагылар да мине аның хатыны дип кабул итми бугай. Шулай булырга тиештер дә инде ул. Ә өйдә Айдар бөтенләй башка. Ул минем ирем, балабызның яраткан әтисе. Аның белән иҗат, премьералар хакында еш сөйләшәбез. Тормышка карашы үзгә, тирән фикерли. Иң мөһиме без аның белән бер дулкында. Бер- беребезне сүзсез дә аңлыйбыз.

Эльвира МОЗАФФАРОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 05.09.2026
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы