|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
04.09.2026 Мәдәният
Казанга «Алтын минбәр» кинофестивале кунаклары җыела (ФОТО, ВИДЕО)Казан XXII «Алтын минбәр» халыкара кинофестивалендә катнашучыларны кабул итә башлады. Алда тамашачыларны премьералар, фикер алышулар һәм зур кино бәйрәме көтә. Бүген Камал театрында фестивальнең тантаналы ачылышы булачак. Берничә көн дәвамында тамашачыларны масштаблы программа көтә: конкурс һәм конкурстан тыш программаларны күрсәтү, иҗади очрашулар, мастер-класслар. Быел «Алтын минбәр»дә катнашучы илләр һәм тәкъдим ителгән эшләр саны буенча рекорд куелган. XXII "Алтын Минбәр" фестиваленә барлыгы 66 илдән 1030 гариза килгән. “Алтын Минбәр” фестивале тарихында беренче тапкыр Венесуэла, Брунея Солтанлыгы һәм Тогодан картиналар тәкъдим ителгән. Сайлап алу комиссиясенең эше нәтиҗәләре буенча конкурс программасы формалаштырылган – бәйгегә 21 илдән 54 фильм кергән. 2026 ел Россия халыклары бердәмлеге елы дип игълан ителде. «Алтын минбәр» кинофестиваленең «Многоликая Россия: документаль кино панорамасы» дип аталган программасы илнең үзенчәлекле төбәкләре, аларның гореф-гадәтләре, мәдәнияте һәм киләсе буыннар өчен үткәннәрнең мирасына сакчыл карашы турында 10 картина тәкъдим итәчәк.
--- |
Иң күп укылган
|