• 26.06-28.08 Театрализованное фольклорное Казан-шоу. Туган авыл.
  • 24.07 Ришат Тухватуллин. Жэйге очрашулар. Майдан Сабантуй. 19.00
  • 06.08-15.08 Салават. 31 сезон. Камал театры
  • 18.09 Хәмдүнә Тимергалиева истәлегенә. УНИКС. 17.00
  • 16.10 20ел TATAR RADIOSI. Татнефть Арена. 18.00
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
Бүген кемнәр туган
  • 24 Июль
  • Айрат Ильясов - шоумен
  • Чулпан Закирова - биюче
  • Гали Ильясов - җырчы
  • Исэнмесез, кем Балтачта фатир сдавать итэ икэн? +7 939 371-04-19
  • Станок (циркулярка+фуганок)сатыла, кулланышта булган. Актаныш. 89063275274.
  • Корбанга хэм асрарга куп торле нэселдэн сарыклар, тэкэлэр, саулыклар, бэтилэр сатыла. Балтач районы. 89874245531 (ватсап бар)
  • Татарча сөйләшүче хатын-кыз тегүче кирәк. Казан.Тел: 9050216055
  • Чия сатыла,120 сум, 89033131910.
  • Хәләл үрдәк түшкәсе, 3кг900г, кг 350 сумнан. Казан, 8 927 40 592 02
  • "С" һәм "Д" категорияле машина йөртүчеләр кирәк. Эш шартлары, түләү яхшы. Шалтыратыгыз! 8-953-484-04-46
  • Үзебезнең умарталыктан яхшы сыйфатлы яңа бал сатыла. Казан буенча китереп бирү дә каралган. 3л - 1600сум. Теләүчеләр булса, 89625497103 телефонына шалтыратыгыз.
  • КАЗАНДА ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ ХЕЗМЭТЕ. 89196271171
  • Балык Бистәсе районының Балыклы Чүкәй авылында йорт сатыла.Кыйммәт түгел. 89393718109
 
 

 
Архив
 

               

07.12.2011 Мәгариф

Галимә Флера Сафиуллина вафат булды

Професссор, татар теле галимәсе, Казан университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетының гамәли тел белеме һәм тәрҗемәчелек кафедрасын җитәкләгән Флера Садри кызы Сафиуллина вафат булды.

Флера Садри кызы Сафиуллина 1938 нче елның 24 нче маенда элеккеге Сарман, хәзерге Тукай районы Теләнче Тамак авылында туа. Башта туган авылында сигезьеллык мәктәптә укый. Накъ менә мәктәпнең башлангыч классларында кечкенә Флерада әдәбиятка, театрга мәхәббәт чаткылары уяна. Мәктәптәге бай китапханә, укытучыларның татар классикасыннан авыл халкы өчен спектакльләр куюлары, спектакльдә катнашкан авыл әбиләренең милли киемнәре моңа зур этәргеч бирә.

Ул, урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, халыкка хезмәт итүнең иң кулай ысулларының берсе булган укытучылык һөнәрен сайлый, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем ала. Аннары университетның татар теле кафедрасында эшли. Лаборант, бераз соңрак ассистент вазифаларын башкара. 1965 нче елда күренекле тел белгече М.З. Зәкиев җитәкчелегендә аспирантура тәмамлый, «Татар телендә сүз тәртибе» дигән темага диссертация яклый. Шул вакыттан бирле Ф. Сафиуллинаның эшчәнлеге Казан дәүләт университеты белән бәйле. Мәктәптә – немец, университетта инглиз теле өйрәнүе дә ярап куя. Төрекчәне үзлегеннән өйрәнә, һәркайсында иркен аралаша ала.

Галимә 1992 нче елдан Казан дәүләт университетының яңа – «Чит телдә сөйләшә торган аудиториядә татар теле» кафедрасын җитәкли. Бу кафедра – факультетта иң яше. Ул соңгы ун елда җәмгыятебездә булып узган тирән үзгәрешләр нәтиҗәсендә барлыкка килә, республикабызда Телләр турындагы дәүләт программасын гамәлгә ашыру омтылышы белән яши. Аның максаты – яшәешебезнең төрле өлкәләрендә татар телен рус теле дәрәжәсендә куллана алырдай югары квалификацияле белгечләр әзерләү. Монда галимә татар телен дәүләт теле буларак гамәлгә кертү юнәлешендә эшли. Кафедрага чит илләрдән дә татар телен өйрәнергә килүчеләр күп.

Профессор Сафиуллина – өч йөздән артык фәнни, методик хезмәтләр авторы, шуларның җитмештән артыгы – китаплар. Аның җитәкчелегендә һәм авторлыгында югары уку йортлары, мәктәпләр, колледжлар, гимназияләр өчен программалар, дәреслекләр төзелә.

Фәннәр докторы Флера Садриевна җитәкләгән кафедрада ун укытучы хезмәт куя, барысы да – фән кандидатлары. Шушы кечкенә коллектив университетның барлык факультетларында да татар теле укыта. Ә уку әсбапларының күпчелеге кафедра хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән. Татар телен өйрәнү өчен ул җитәкләгән кафедрага Америкадан, Швейцария, Англия, Германия, Кытай, Япония, Корея, Монголия кебек илләрдән дә студентлар килә, диелә «Сарман» газеты сайтында.

Флера Сафиуллина татар теленең синтаксисы; татар теленең лексикологиясе; татар һәм рус телләренең чагыштырма грамматикасы; лексикография (уннан артык сүзлек төзелгән: антонимнар, синонимнар, омонимнар, татар һәм рус фразеологик сүзлекләре, лингвистик әйтелмәләр сүзлеге, балалар өчен рәсемле сүзлек, татарча-русча, русча-татарча кесә сүзлеге һ.б.); татар телен чит телләр аудиториясендә укыту методикасы; мәктәп һәм вузлар өчен хәзерге татар телендә китап төзү юнәлешләрендә эшли.

Аның кырыктан артык китабы, йөзләгән фәнни мәкаләләре, өч йөзләп публикацияләре бар. Аның тарафыннан дистәләгән китап, сүзлек, монография, фәнни хезмәт, әсбаплар, программалар, дәреслекләр, публикацияләр язылган. Чит ил һәм Россия университетлары белән фәнни-эзләнү элемтәсе булдырылган. Җиде диссертация якланган.

Флера Сафиуллина – Татарстан Республикасы мәктәпләренең атказанган укытучысы, Каюм Насыйри исемендәге премия иясе, Халыкара Төрек академиясе әгъзасы, «2000 нче ел Хатын-кызы» дигән дәрәҗәле исемгә лаек булучы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы телләр турындагы Законны гамәлгә ашыру комитеты әгъзасы, «Сөембикә», «Ялкын», «Мәгариф» журналларының редколлегия әгъзасы.

Флера Садриевна – җәмәгать эшлеклесе дә: утыз елдан артык академик группалар кураторы, тарих-филология факультетының партия бюросы әгъзасы һәм сәркатибе, шул ук факультетның профбюросы рәисе, факультетның стена газетасы редакторы, сайлау комиссиясе рәисе, Казан Дәүләт Университетының татар телен гамәлгә кую комиссиясе әгъзасы. Аның җитәкчелегендә бүген дүрт аспирант укый. Профессор Сафиуллина Флера Садриевна шулай ук – тарих-филология факультетының Фәнни Совет әгъзасы, Татарстан Республикасы Мәгариф Министрлыгының укыту-методик Советы әгъзасы. Татарстан Республикасы Президенты указы белән Флера Сафиуллинага «Татарстан Республикасының атказанган фәнни эшлеклесе» дигән исем дә бирелде.

Флера Садри кызы Сафиуллинаның урыны җәннәттә булсын!

tatartime.com


---
Матбугат.ру
№ --- | 07.12.2011
Матбугат.ру печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№18 (789224) / 14.12.2011 17:23:26

Безне КДУ да ( 1981 - 1987 ) елларда Флера Садриевна укыткан иде. Ул татар хатын - кызларының барлык асыл сыйфатларын да үзенә туплаган затлы шәхес иде. Бик кызганыч. Әле яраткан мөгаллимәбезгә яшәргә дә , яшәргә генә иде. Урыныгыз Оҗмах бакчасының түрендә булсын, Флера Садриевна!

№17 (788600) / 07.12.2011 21:16:55

Флера апа көрәшче иде. Гомере буе хакыйкать эзләде... Ихлас, чын кешеләрне яратты. Усалланса да, ул хаклы иде...

№16 (788596) / 07.12.2011 20:56:09

Татар балалары өчен, милләт өчен җанын бирергә әзер торган олы җанлы кеше, көчле галимә тел белгече иде... Кызганыч, бик кызганыч... урыны оҗмахта булсын!!!

№15 (788595) / 07.12.2011 20:55:26

Урыны җәннәттә булсын...

№14 (788592) / 07.12.2011 20:43:30

Флера САдриевна-бик хормэткэ лаеклы ,ЧЫН мэгънэсендэГАЛИМЭ кеше!АНдый белемле кеше татар теле тарихында бугенге кондэ юк.Авыр туфрагы жинел булсын!!
МОндый хэбэрне ишету бик авыр....

№13 (788537) / 07.12.2011 19:48:38

Яхшы кешелэр елдан-ел кими, кем кулына кала тел, эдэбият?

№12 (788503) / 07.12.2011 17:10:34

Урыны оҗмахта булсын... Әйбәт кеше иде..

№11 (788498) / 07.12.2011 16:58:20

Бу хэбэрне ишеткэч, мина шок булды. Урыны жэннэттэ булсын, эйбэт кеше иде.

№10 (788492) / 07.12.2011 15:03:54

бүген генә сезне искә алган идем... әлеге хәбәрне ишетүгә булган икән. кызганыч, бик кызганыч. бөтен гомерен, күңелен татар теленә, фәнгә багышлаган кеше иде....

№9 (788473) / 07.12.2011 14:57:16

Флера апа белән хушлашу 8 декабрь көнне(иртәгә) сәгать 10да КФУның 2 нче бинасында булачак.

№8 (788468) / 07.12.2011 14:11:51

Зур югалту бу безнең милләт өчен.Нур улы, дөрес әйтәсең,тагын бер таянычыбыз сынган...
Урының оҗмахта булсын игелекле ханым...

№7 (788465) / 07.12.2011 13:48:45

2002 елгы чыгарылыш студентлары исеменнэн Флера апа гаилэсенен кайгысын уртаклашам. Сабырлык бирсен сезгэ, Ходай.

№6 (788458) / 07.12.2011 11:53:41

Кайчандыр шагыйр Фәннүр Сафин Флера Садриевна турында, чибәр һәм акыллы сирәк ханымнарның берсе дигән иде.Чынлап та шундый иде. Яхшы, студентларның хәленә керә белүче әни кебек кеше иде, урыны оҗмахта булсын!

№5 (788455) / 07.12.2011 11:29:29

КЕШЕләр китә (((

№4 (788446) / 07.12.2011 10:34:44

Яхшы кеше иде Флера Садриевна, кызганыч, урыны жэннэттэ булсын, ярабби бер Ходаем.

№3 (788445) / 07.12.2011 09:53:02

Аллаh урынын жэннэтэ кылсын. Бик йомшак, игелекле кеше иде. Гайлэсенен hэм кафедранын кайгысын уртаклашам.

№2 (788436) / 07.12.2011 02:54:05

إن لله وإن إليه راجعون

№1 (788434) / 07.12.2011 00:20:23

Кызганыч! Татар теленең тагын бер терәге юкка чыкты...

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar