|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
03.09.2026 Шоу-бизнес
Рәсим Низамовның гаиләсендә шатлыклы вакыйга"Сагындым сөйгәнемне", "Каеннар арасында" һәм башка бик күп популяр җырлар башкаручы Рәсим Низамовның гаиләсендә шатлыклы вакыйга. Аның олы улы Рүзәл өйләнгән.
Яшьләрнең никах тантанасы август башында ук булган. Никахны яшьләр кәләшнең туган яклары - Минзәләдә уздырган. «Туй 28 августка билгеләнгән. Никахны кодалар ягы уздырса, туй мәшәкатьләре безнең өстә булачак», - дип сөйләгән иде Рәсим Низамов «Интертат»ка, дип яза "Кызыл таң".
Инде көтелгән туй мәҗлесе дә гөрләп узып киткән. Тантаналы чара Казанның затлы рестораннарының берсендә, бик җылы мохиттә узган.
Язылышу тантанасын телевизион тапшырулар алып баручы Ландыш Хөсәенова үткәргән.
«Татарстанның халык артисты Рәсим Низамовның олы улы өйләнде! Энҗе Азатовна белән бик уңган, лаеклы уллар үстергәннәр алар, күз тимәсен! Килен дә сыната торганнардан түгел – Минзәләнең Дәвек кызы – бар яктан да булган Сәрия», — дип язган ул үзенең сәхифәсендә, шулай ук күңелле видеолар куеп.
--- |
Иң күп укылган
|