|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
03.09.2026 Авыл
"Иртә алынган бәрәңге тәмле булмый"Күпләр бәрәңгене җыеп урнаштырырга да өлгерде. Быел июль азагы-август башында ук алучылар күренде. Җәй буе диярлек яуган яңгырлар эшне тизләтте. Авыл халкы: “Бәрәңгене черетмәсә ярар иде”, — дип борчылып торды. Борчылмаслык түгел шул. Бәрәңге — төп ризыгыбызның берсе. Уңыш ел әйләнәсе үз гаиләңә, шәһәрдәге туган-тумачага да җитә. Кемдер артканын сатып бераз булса да табыш кертә. Вагы — мал-туар, кош-корт өчен дә бер дигән. Рәсим ХАҖИЕВ, Әгерҗе районы Исәнбай авылы (фотода): — 23 августта алдык. Кояшлы матур көн булды. Уңыш яхшы, урыны белән бик эреләре дә чыкты. Күпләр: “Арада черек бәрәңге күп”, — дип әйтә. Безнеке яхшы.
Рәис ШӘКҮРОВ, Арча районы Ашытбаш авылы (фермер):
— Иртә алган бәрәңге тәмле булмый бит ул. Җир астында нихәтле озак торса, шуның хәтле тәмлерәк. Без сатар өчен дип тә үстерәбез. 1,5 гектар җиргә утыртабыз. Ел саен 25 сентябрь тирәсендә башлап, октябрь башына төгәлли идек. Болай көндәлек ашарга алабыз. Искиткеч шәп! Череге дә чыкмый. Бакчабыз тәрбияле, чиста, чүп юк. Бәрәңге булсын өчен, чүп үстермәскә кирәк.
— Бәяләр ничек булыр икән, Рәис абый?
— Арча базарында 50 сумнан сатам. Шул бәядән дә түбән булмаячак. Себерләрдән хәтле шалтыраталар миңа: “Бездә бәрәңге калмады, әллә кайчан көеп бетте”, — диләр. Безнең районда да шулай диючеләр күп. Миннән бәрәңге сорый башладылар инде. Ә ярминкәләрдә бәяләр түбәнрәк була. Узган ел 30 сумнан сатканнар иде. Әмма быел анда да бераз кыйбатрак булыр. Чөнки бәрәңге начар. Кешедә бәрәңге юк.
Лилия ЙОСЫПОВА |
Иң күп укылган
|