|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
02.09.2026 Мәдәният
Татарстан китап нәшрияты Мари китап фестивалендә дипломнар яулады (ФОТО)Август башында Йошкар-Олада Мари китап фестивале узды. Фестиваль нәтиҗәләре буенча Татарстан китап нәшриятының китаплары өч махсус дипломга лаек булган. «Туган якны өйрәнүче иң яхшы басма» номинациясендә I дәрәҗә дипломга «Муса Җәлил» китабы лаек булган. II дәрәҗә дипломны «Иң яхшы әдәби-нәфис басма» номинациясендә «Габдулла Тукай (1886-1913)» китабы алды. III дәрәҗә дипломны «Иң яхшы Укыту, фәнни, фәнни-популяр басма» номинациясендә Искәндәр Измайловның «Идел буе урта гасыр дәүләтләренең кораллануы һәм хәрби сәнгате (X–XVI гасырлар)» китабы яулады. «Безнең өчен бу бүләкләр – гади формальлек кенә түгел, ә нәшрият эшенең югары дәрәҗәдә булуын һәм Россия халыклары арасында мәдәни багланышларны ныгытуда татар әдәбиятының әһәмиятле ролен раслаучы чын таныклык. Мондый бәягә нәкъ менә Россия халыклары бердәмлеге елында лаек булу аеруча символик мәгънәгә ия! Безнең эшне хуплаучы һәм әдәбиятыбызны бәяләүче һәркемгә рәхмәт», – диләр Татарстан китап нәшриятында.
--- |
Иң күп укылган
|