поиск новостей
Көн мәзәге
  • 8 яшьлек малайга би-ик озак карап торсаң, аңа 9 яшь тулачак.

Бүген кемнәр туган
  • 16 Сентябрь
  • Алмаз Гәрәев - актер
  • Шәүкәт Гаделша - шагыйрь
  • Резидә Ганиуллина - биюче
  • Атилла Расих (1915-1996) - язучы
  • Максуд Сөндекле (1904-1981) - язучы
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
  • Казан шәһәре Вахитов районыннан узэктэ,Право- булачная урамында, ОКТЯБЕРЬ аенда 2 булмэле квартира арендага бирелэ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Эретелгән ат мае сатам. Файдалы, тәмле, холестеринсыз. (89063227505)
  • Казанда Удивительная һәм Юныс Әхмәтҗанов (Арт Сити) урамнарында озак вакытка квартира- студияләр арендага бирелә ( 8 987 276 27 24) ( риелтор түгел)
Архив
 
02.09.2026 Мәдәният

Казанда «ДәртФест» узачак

Моңа кадәр «ДәртФест» заманча татар мәдәниятенә багышланып уза иде. 2026 елда исә Казан ислам дөньясының мәдәни башкаласы исеменә лаек булды. «ДәртФест» та быел ислам мәдәнияте фестивале буларак үткәрелә. Чара 6 сентябрь көнне Казанда узачак.

Кирмән ишегалдында берничә мәйданчык әзерләнә инде. Музыкаль сәхнәдә татарча бәетләр һәм мөнәҗәтләр, гарәп илләренең борынгы академик музыкасы яңгыраячак. Театраль сәхнәдә төп спектакль күрсәтеләчәк. Балалар өчен аерым мәйданчык та каралган. Анда Казан балалар филормониясе, «Әллүки» курайчылар студиясе, «Казан», «Мәрҗән» бию ансамбльләренең чыгышын карарга мөмкин булачак.

Традиция буенча, фестивальдә этно-маркет эшләячәк. Анда Татарстаннан утызлап җитештерүче катнашуы көтелә. Алар милли стильдәге кием һәм аксессуарлар, хәләл косметика, кулдан эшләнгән бизәнү әйберләре, савыт-саба, сувенирлар һәм китаплар тәкъдим итәчәк.

Быелгы фестиваль ислам мәдәниятенә багышланганга, эчтәлек һәм музыка ягыннан да үзгәрешләр кертелгән, дип белдерә оештыручылар. Иҗатлары дин белән аваздаш булган җырчылар да чакырылган. Фестивальдә «Дөнья» этномузыкаль проекты белән берлектә Сәйдә Мөхәммәтҗәнова, Динар Шәймәрданов кебек мөнәҗәт башкаручылар, Солтан Сафин, Марсель Вәгыйзов һәм Марат Галимов катнашачак. Чараның хедлайнеры – Мәскәү андалуз музыкасы ансамбле. Ансамбль Алжир, Сүрия һәм Россиянең яшь музыкантларыннан җыелган. Оештыручылар фикеренчә, аларның җырлары яшьләр күңеленә аеручы хуш киләчәк.

Солтан Сафин «ДәртФест»та «Түбәтәй» челтәре җитәкчесе буларак та, җырчы буларак та катнаша.

– Кечкенәдән дингә якын кеше мин. Күпләр дин белән музыка сәнгатенең бергә яшәвен хупламый. Минемчә, алар бер-берсенә берничек тә комачауламый. Музыка, көй кешенең күңеленә нык тәэсир итә. Хыялым – рухи мәдәниятебезне үстерү. Татар моңы бөтен җирдә яңгырасын, «ДәртФест» шуңа бер адым булсын иде, – диде ул.

Чараның тагын бер максаты – ислам дөньясы аркылы тәрбия бирү. Катнашучыларны балалар тәрбияләүгә багышланган лекторий көтә. Анда «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм Хәйруллин, психолог Гөлназ Әхмәтҗанова, хәйрия фонды директоры Ләйсән Ганиева һәм педагог-логопед Динара Фәйрушина фикер алышачак. Традицион гаилә институтын саклау темасына UMMALAND Балалар халыкара нәшриятын оештыручыларның берсе Резеда Акчурина һәм язучы Хәйдәр Болгари лекцияләре көтелә.

Шулай ук «ДәртФест»та каллиграфия, яулык бәйләү, өчпочмак пешерү һәм башка күп кенә кызыклы остаханәләр оештырылуы, «Әлиф» берләшмәсе һәм MOÑ театр мәйданчыгы актерлары һәм музыкантлары катнашында «Дөр» пластик спектакле күрсәтелүе көтелә.

Лиана Габбасова
Ватаным Татарстан
№ --- | 02.09.2026
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы