поиск новостей
Көн мәзәге
  •  Күзе бик-бик яхшы күргән эт төннәрен Сатурнга улый.

Бүген кемнәр туган
  • 13 Сентябрь
  • Шамил Шәрифуллин (1949-2007) - композитор
  • Ринат Нәбиев - галим
  • Дамир Йосыпов - очучы
  • Азат Гайнетдинов - җәмәгать эшлеклесе
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
  • Казан шәһәре Вахитов районыннан узэктэ,Право- булачная урамында, ОКТЯБЕРЬ аенда 2 булмэле квартира арендага бирелэ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Эретелгән ат мае сатам. Файдалы, тәмле, холестеринсыз. (89063227505)
  • Казанда Удивительная һәм Юныс Әхмәтҗанов (Арт Сити) урамнарында озак вакытка квартира- студияләр арендага бирелә ( 8 987 276 27 24) ( риелтор түгел)
  • На ул Карбышева, Казань Сдаю 1 комнатную квартиру с 25 августа . 89376102201
Архив
 
02.09.2026 Шоу-бизнес

«ИБ» бандасында үзгәреш: Фәнзил Шәрифуллин 9 елдан соң төркемнән китә

Татар эстрадасының популяр җырчысы, Татарстанның атказанган артисты – Илсөя Бәдретдинованың «ИБ» бандасында зур үзгәреш.

Төркемдә 9 ел эшләгән музыкант, җырчы Фәнзил Шәрифуллин гастрольләрен вакытлыча туктатуын игълан итте. Ул бу хакта үзенең социаль челтәрләрендәге язылучыларына җиткерде.

Төркемнән китү – үз карары

Фәнзил Шәрифуллин билгеләп үткәнчә, бу адым аның үз теләге белән, уйлап кабул ителгән карар. 

«Мин – “ИБ малай”! Һәм бу сезонда мин булмаячакмын. “ИБ бандасыннан киттеңме?” – дип әйтү дөрес түгел, чөнки «бывших ИБшных не бывает». Әмма әйе, мин “ИБ” бандасында гастрольләремне вакытлыча тәмамладым. Бу хакта горурлык белән, уйлап әйтәм, һәм бу темага башка тукталмаячакмын. Үзем киттем! Рәхмәт әйтеп, алдан сөйләшеп киттем», – дип яза ул.

Җырчы төркемнән аерылып китүнең сәбәбен дә аңлата. Аның әйтүенчә, мондый карар иҗатта яңа баскычларга күтәрелү өчен кирәк.

«Хәзер мин үз командам белән алга барам. Бу – “сольный концертлар куям” дип китеп югалу түгел. Тормышымны үзгәртергә, башка һөнәрләр үзләштерергә, яңа әйберләр сынап карарга телим. Әмма иҗат өлкәсендә туктамаячакмын – ул һәрвакыт булачак, Аллаһ бирса », – дип өсти ул.

Фәнзил. Фото: https://vk.ru/ilsiya_badretdinova «Илсөянекеләр» булу турында

Җырчы гына түгел, төркемдә эшләүче музыкантлар да популярлык, абруй казана.

«Барыбызны да “Илсөянеке” дип беләләр. Бу банкетларда һәм башка чараларда да ярдәм итте. “Илсөянекеләр” дигән сүз – “атказанган артист” кебек. Артист мактаулы исемне алса да әле, “Илсөянекеләр” рәтенә болай гына керә алмый», – дип билгеләп үтә ул.

9 ел – зур юл

Музыкант төркемдә узган 9 ел эчендәге үсешен дә бәян итә. Аның сүзләренчә, Илсөя Бәдретдинова аның иҗади шәхес буларак формалашуында зур роль уйнаган.

«“ИБ” бандасында 9 ел эшләү дәвамында мин сизелерлек үстем. Апай мине чын мәгънәсендә энерджайзер итеп ясап чыгарды. Бу бандага яшь, тәҗрибәсез булып килгәнемне хәтерлим, моны беркайчан да онытмадым. Ул вакыттагы үземне хәзерге акылым белән бәяләсәм, андый егетне төркемгә алмас идем», – дип искә ала ул.

Фәнзил төркем җитәкчесенең аңа карата ышанычын һәм ярдәмен дә аерым телгә ала.

«Рәхмәт сиңа, Апай, эчемдәге шул шайтанчыкны күрә алганың өчен. Мине сайлап алганыңа шатмын. Үземнең туры килмәвемне аңласаң да, син барыбер тырыштың, “бу егет – топ” дип әйтә идең», – дип яза ул.

Фәнзил. Фото: https://vk.ru/ilsiya_badretdinova Үзенчәлекле коллектив турында

Фәнзил Шәрифуллин «ИБ» бандасын башка төркемнәрдән аерып торган сыйфатларны да санап үтә. Аның әйтүенчә, анда музыкантларны икенче планга кую гадәте юк.

«Чыннан да, башка артистларда безнең концертларда кигән кебек костюмнар юк. Хәтта татар эстрадасы артистлары, заказ бирүчеләр дә “ИБ”ның һәр музыкантын белә, аларны аерым шәхесләр, аерым артистлар буларак кабул итә. Буш заллардан башлап, күпме кыенлыклар кичергән Апай абруй казанды һәм безнең белән дә бүлеште», – дип искә ала ул.

  • Төркемдәге мөнәсәбәтләр турында Фәнзил болай ди: «“ИБ” бандасындагы һәркем – хезмәткәрләр түгел, ә дуслар, гаилә! Һәркем үзенең үзенчәлекле шәхес икәнен аңлый. 9 ел эчендә бер тапкыр да талашмадык».
Хөрмәт белән, әмма алга

Фәнзил Шәрифуллин төркемнән китсә дә, элемтәлерне өзмәвен белдерде. Хәзер Фәнзил Шәрифуллин үз проекты өстендә эшли башлаган инде. Төркемнән китүенә карамастан, ул татар эстрадасында актив иҗат итүен дәвам итәчәк.

---
Шәһри Казан
№ --- | 02.09.2026
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы